«Ярыш» хуҗалыгында көзге культуралар 200 гектар мәйданны били. Супер элиталы «Скипетр» сортлы бодайны егуга чәршәмбе иртәсендә керешкәннәр. Беренче сынауны 30 гектарлы басудан башлаганнар. Тәҗрибәле механизатор Фәнис Шәмсиев КСУ чапкычы белән кичке 5кә кадәр әлеге басуны төгәлләргә дә җитешкән.
Күптән түгел 18- 22 июль көннәрендә Яңа Бүләк авылы мәдәният йорты каршында эшләүче “Мизгел” курайчылар ансамбле Сочи шәһәрендә АкваЛоо комплексында “Радость планеты “VIII- Халыкара фестиваль – конкурсында “Татар халык көйләренә тезмә” конкурс номеры белән чыгыш ясап I – дәрәҗә лауреат исеменә һәм шулай ук аерым махсус бүләк – “Халык традиияләрен саклаучы” дипломына, 2 кубокка лаек булдылар
Тукай районында бөртеклеләрне суктыруга керештеләр. Беренче булып көзге бодайга «Гигант» ҖЧҖ кереште.
Иштирәк авылында Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы утырышында катнашучылар түбәндәге чараларда катнаштылар:
Бу атнада Энтузиастлар бульварында һәм " Сидоровка» паркында скандинавия йөреше буенча чираттагы мастер-класслар узды. Тәҗрибәле инструкторлар катнашучыларны дөрес техникага өйрәтәләр, таякларны ничек дөрес сайларга икәнлеге турында сөйлиләр
2019 елның 25 июлендә актер, кинорежиссер һәм язучы-Василий Макарович Шукшинның тууына 90 ел тула. Бу датага Татарстан авыл китапханәсе күзәтү китап күргәзмәсе әзерләде, анда китаплар, фильмнардан кадрлар тәкъдим ителде.
2019 елның 23 июленнән Татарстан авыл китапханәсендә «Китапханәгә дустыңны алып кил-– конфет ал!»дигән акция уза.Дусты белән килгән һәр яшь укучы бүләк алачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2019 елда цифрлы телевидение приставкасын һәм (яки) цифрлы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен телевизион антеннаны сатып алу чыгымнарын компенсацияләү турында» 2019 ел, 13 июль, 574 нче карары кабул ителде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2019 елның 14 – 18 август көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә узачак азык-төлек продуктларының беренче махсуслаштырылган «Натураль продуктлар ярминкәсе» күргәзмәсендә катнашырга чакыра.