Үбешү көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Саба, Чирмешән, Алабуга районнары, Казан, Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән һәм Тукай районыннан иҗат коллективлары Иван Купала бәйрәмендә лаеклы чыгыш ясады.
Татьяна Воропаева Тукай районында гражданнарны күчмә кабул итүне алып барды
2019 елның 4 июлендә Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Яшел патруль» һәвәскәр берләшмәсе әгъзалары, китапханә хезмәткәрләре «Бистәне чәчәк атучы итик!»экологик акциясендә актив катнаштылар.
ХӨРМӘТЛЕ САЛЫМ ТҮЛӘҮЧЕЛӘР
Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Федераль салым хезмәте тарафыннан 2019 хисап елында милек салымнарын түләү буенча салым уведомлениеләрен формалаштыру буенча эш алып барыла, шуның белән бәйле рәвештә Тукай районының милкендә фатир, торак йорт, җир кишәрлеге, транспорт чаралары булган халкына 2018 елда физик затларның милек салымнары буенча бурычларын түләргә кирәклеге турында исегезгә төшерәбез.
Калмия авыл җирлегенең мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, социаль хезмәткәрләре җирлек башлыгы Равил Гарипов җитәкчелегендә «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгына яфраказык әзерләшергә барды, бу көнне барлыгы 2 тоннага якын азык тупланды
Илсур Сафинга авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырылды.
Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина төбәк атнасы барышында Кама балалар медицина үзәге коллективы белән очрашты һәм учреждениенең агымдагы эше белән танышты.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе республика районнарында яшәүче гражданнар өчен ай саен күчмә консультацияләр үткәрә. Гамәлдәге практика буенча территориаль бүлекләрдә гражданнарны Идарә җитәкчесе урынбасарлары кабул итә.
Киләсе өч айда күчмә консультацияләр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең түбәндәге территориаль бүлекләрендә узачак:
июль аенда-Минзәлә һәм Тукай районнарында ;
3 июльдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов Татарстанда кыр көне-2019 эшлекле программасы кысаларында «2019 елда техника паркын яңарту һәм АПКда китерелә торган техника һәм җиһазлар сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар»темасына түгәрәк өстәл уздырды.