3 июльдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов Татарстанда кыр көне-2019 эшлекле программасы кысаларында «2019 елда техника паркын яңарту һәм АПКда китерелә торган техника һәм җиһазлар сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар»темасына түгәрәк өстәл уздырды.
Чараны ачып, Тәлгать Таһирҗанов Татарстан агросәнәгать комплексының машина-трактор паркы потенциалы сыйфатлы ремонт, хезмәт күрсәтү һәм эшне нәтиҗәле оештыру вакытында барлык технологик операцияләрне оптималь срокларда үтәүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте.
Түгәрәк өстәл Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Ришат Булатов доклады белән дәвам итте. Ул хәбәр иткәнчә, агымдагы ел башына энергия белән тәэмин ителеш 100 гектар чәчүлеккә 163 ат тәшкил иткән. Күрсәткечнең әһәмияте энергиягә бай техника белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән стимуллаштыру чаралары һәм техник сәясәт аркасында арта. Соңгы 5 елда 1700 трактор, 1000 комбайн, 20 меңгә якын башка техника һәм җиһазлар сатып алынган.
Техник модернизацияләүгә дәүләт ярдәме программалары эшен дәвам итә. Агымдагы елда 156 трактор, 46 ашлык җыю һәм 13 азык җыю комбайны һәм 700 берәмлек башка техника сатып алынган, шул исәптән Росагролизинг буенча 360 млн сумлык 160 берәмлек техника рәсмиләштерелгән, «1432» федераль программасы буенча 890 млн сумлык 336 берәмлек техника сатып алынган. 60х40 республика программасы буенча авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга бюджет ярдәме белән 400 хуҗалык файдаланган, 3 млрд сумнан артык бәягә 1543 берәмлек техника һәм җиһазлар субсидияләнгән, шулай ук 802 млн сумлык лизинг түләүләре. Бюджет ярдәме 1,3 млрд. сум тәшкил итте.
Түгәрәк өстәл барышында шулай ук урып-җыю эшләренең якынаюы билгеләп үтелде. Республикада урып-җыю кампаниясен вакытында уздыру өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Потенциал 58 мең гектар мәйданда суктырырга һәм урып-җыюны бер ай эчендә тәмамларга мөмкинлек бирә.
Чара кысаларында шулай ук 15 июльдән башлап хуҗалыкка барып, урып-җыю комплексының кабул ителәчәге турында хәбәр иттеләр һәм җаваплы кешеләрдән әзерләнергә сорадылар. Чара дәвам итеп, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәтне саклау нормалары турында фикер алыштылар, шулай ук 2018 ел йомгаклары буенча хезмәтне саклау смотр-конкурсында җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү булды.
Тэги: Татарстан Республикасы Авыл Хуҗалыгы Һәм Азык-Төлек Министрлыгы