"Алые паруса" мәктәп яны лагере балалары Кама буенда Нептун Патшаен каршы алдылар.
Россия Пенсия фонды ел саен гражданнарга хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыра. Бүген Россия Пенсия фондының теләсә кайсы хезмәте өчен Пенсия фонды территориаль органының клиент хезмәтләренә генә түгел, ведомство сайтында шәхси кабинет яки дәүләт хезмәтләре Порталы аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Әгәр сез яшь яисә сәламәтлек торышы аркасында туганнарының яки башка затларның төп ихтыяҗларын мөстәкыйль тәэмин итә алмыйсыз икән Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез
2019 елның 2 – 4 июлендә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында кыр форматында «Татарстанда кыр көне – 2019» күргәзмәсе узачак. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында рәсми ачу тантанасы 2 июльдә булачак, чара барышында муниципаль районнар башлыклары һәм республика кунаклары катнашучыларның экспозицияләрен, стендларын карап чыгачаклар, Татарстан Республикасы һәм Россия төҗәкләре агросәнәгать комплексының яңалыклары белән танышачаклар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2019 елда Россия авыл яшьләре берлеге инициативасы белән Гомумроссия халык фронты яңа «Авыл. Үсеш территориясе» проектын башлап җибәрде.
23 июньдә Казанда милли татар бәйрәме – Сабантуй гөрләп узды. Сабантуйның төп мәйданы Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта оештырылды, биредә Татарстанның 11 муниципаль районы үз утарларын ачты. Һәр район үзләренең үзенчәлекле яклары һәм аерымлыгы белән Сабантуй кунакларын гаҗәпләндерергә тырышкан. Мәсәлән, Теләче районы мәйдан кунаклары өчен татар халкының горурлыгы булган “Татар” токымлы ат алып килгән.
Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елның 24 июнендә 12 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтү
25 июньдә 11.00 дән 12.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе «Росреестрның Федераль кадастр палатасы» ФДБУнең Татарстан Республикасы буенча филиалы белән берлектә хокукларны теркәү һәм кадастр исәбе мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә.
20 июньдә Дания Корольлеге Илчелегенең Азык-төлек, авыл хуҗалыгы һәм балыкчылык мәсьәләләре буенча Министры-Киңәшчесе Эсбен Джюль Бергманн Шьод әфәнде җитәкчелегендәге рәсми агросәнәгать делегациясе Татарстан Республикасы Тукай районының «Феникс» ҖЧҖендә булды һәм компания директоры Азат Авзалов белән узды.
17 нче июнь көнне Тукай муниципаль районы "Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова социаль хезмәт алучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен алып бару максатыннан уеннар уздырды.