ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Шимбә  көнне  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов республикада  терлек  азыгы  әзерләүнең  барышы һәм  сөтчелек  тармагының  торышы  турында    мәгълүмат  бирде.      

Тукай районы хуҗалыкларында сөт җитештерү буенча 24 июль кэненэ  оператив мәгълүмат

  22 июнь көнне, 10 сәгатьтә Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларга «Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган» һәйкәле янында «Хәтер шәме» дип исемләнгән Митинг әзерләделәр һәм үткәрделәр

20 июнендә истәлекле көн алдыннан Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре чираттагы тапкыр «Волонтер» клубы берләшмәсендә катнашучылар белән «Кызыл канәфер»Бөтенроссия гражданлык - патриотик юнәлештәге акция кысаларында мастер - класс үткәрделәр. Мастер - класс катнашучылары белән 78 канәфер ясадылар. 

  2019 елның 21 июнендә, 21.00 сәгатьтә, истәлекле көн алдыннан Кенәз авыл җирлегендә яшәүчеләр, авыл  мәдәният йорты хезмәткәрләре"Тәрәзәдә шәмнәр»акциягә кушылдылар. Кенәз авыл җирлегендә яшәүчеләр тәрәзәләрендә, мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә истәлекле утлар кабынды


21
июнь, 2019 ел
җомга

Мөмкинлекләре чикле балалар иҗатының V төбәк фестивале узды. Ул Әлмәт дәүләт татар драма театрында «СМП-Нефтегаз» АҖ компаниясе ярдәме белән оештырылды. Фестивальдә Тукай районын Теләнче Тамак интернат-мәктәбе укучылары тәкъдим итте.

Бүгенге көндә «Р-Агро» hәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар малларга яшел яфраказык җыя башлады. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Ирина Гарипованың белдерүенчә, бүген район буенча 12 тонна яфраказык әзерләнгән.

"Робинзон"  лагере тормышы фотоларда 

Район "Робинзон" лагере балалары Болгар шәһәренә экскурсиягә барып кайттылар 

2019 елның 27 июнендә «Россия юристлары ассоциациясе " бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан бердәм түләүсез юридик ярдәм көнен үткәрү планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International