ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев аппарат киңәшмәсендә   Мөнавиров Ринат  Равил улына  озак еллар намуслы хезмәте һәм авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен   Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.  

 

Районда язгы авыл хуҗалыгы культураларын чәчү төгәлләнде. Барлыгы 48500 гектарда чәчелгән , шул исәптән 31002 гектарда язгы бөртекле культуралар  , 8653 гектарда азык культуралары,8845 гектарда техник культуралар чәчелгән.

28 нче май көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре  Ярмухаметова Рәзилә һәм Сәлимова Айгөл социаль хезмәт алучылар өчен Яр Чаллы шәһәренең туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырдылар. 


29
май, 2019 ел
чәршәмбе

Тукай районында сыер савучылар ярышы узды

       2019 нчы елның 29 нчы маенда "Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе» базасында Тукай районы «Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече   наркотикларга каршы көрәшкә юнәлдерелгән акция үткәрде.  

“Соры” хезмәт хакы турында хәбәр ит

28 май көнне  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  язгы  кыр  эшләренең  торышы  белән  танышу  максатында    республиканың Тукай, Актаныш һәм  Минзәлә районнарында булды.  

ТР премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Тукай районына килде. Ул район басулары торышы белән танышты. Соңыннан «Кама» агрофирмасының Шилнәбаш авылы янындагы басуында район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, предприятиеләр, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән очрашты. 

30 нчы май көнне 10.30 да Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан " Кояшкай"балалар тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр арасында «Балачак дөньясы» дип исемләнгән VIII республика рәсем конкурсында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International