31 май көнне Шилнәбаш авылында яшәүче тыл ветераны Дектярова Елизавета Петровна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.Аны юбилее белән котларга Тукай муниципаль районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров килгән иде,
90 яше тулганнарны котлап, Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгының бүләген тапшыру күптән күркәм традициягә әйләнде.Сосновый Бор поселогында яшәүче Гарипова Гөлчәчәк Тимерхан кызын да олы юбилее белән котладылар
Ташкичу авылында гомер итүче Мөхәтҗанова Рәшидә Нурмөхәммәт кызы үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Аны котларга Мусабай Завод авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләжева, Башкарма комитет җитәкчесекнең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Эльмира Әхмәтҗанова килде.
Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе гражданнарга СМС-хәбәр юллау ысулы белән мәгълүмат тарату эшен башлап җибәрә. Әлеге яңалык кулланышка агымдагы елның июнь аеннан ук кертелә һәм Пенсия фонды эшчәнлеге компетенциясенә караган төрле темаларны яктыртачак.
Бу атнада матди-техник базаны үстерүгә грантлар алуга авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары арасында уздырылган конкурска йомгаклар ясалды. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Татарстанда авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча барлыкка килгән вәзгыятьне аңлатып китте.
2019 елның 31 маенда Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре Татарстан поселогы үзәгендә «Волонтер» клуб берләшмәсендә катнашучылар белән берлектә " Никотинны витаминга алмаштыр !"Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көненә багышланган, тәмәке бәйлелеге таралуны киметүгә ярдәм итү максаты белән акция уздырдылар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үсемлекләрне яклау һәм терлек азыгы җыю буенча башкарылачак чаралар турында сөйләде.
2019 елның 31 маенда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты базасында (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт) Халыкара балаларны яклау көненә багышланган гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәрү планлаштыра
2019 елда Тукай районы авылларында Сабантуйлар уздыру графигы
Тукай районы «Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Римма Шакирова һәм Айгөл Сәлимова 29 нчы май көнне "Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе» базасында «Урам уеннары" дигән чара уздырды