Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, Тукай районы әфганчылары республикакуләм бәйрәм чарасында катнашты.Тукай районы башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә делегация :Яңа Бүләктән Әхмәтҗанова Кифая, Биклән авылыннан Минегаян Юнысова, Бай Бүләктән Әскәр Хәбибуллин, әфганчылар Илдус Насыйров һәм Иске Абдулдан Нәкыйп Хафизов, хәрби комиссар Дамир Вәлиев, район социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Ахунова Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чарада катнаштылар.
Тукай районы авылларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган чаралар уза.“Шәфкатъ” социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре социаль хезмәттән файдаланучы һәрбер ветеранга өйдә бәйрәм оештыра.
6 майда Тукай районы башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендэге делегация Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган чарада катнашты
Җиңү бәйрәменә багышланган чаралар кысаларында “Шәфкатъ” социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре ялгыз яшәүче ветераннарга өй яны территорияләрен җыештыруда булыша
7 майда Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе Бөек Ватан сугышы ветераннарын пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча кайнар линия ача.
Бөек Җиңүнең 74 еллыгы алдыннан Тукай районы башлыгы Фаил Камаев Бөек Ватан сугышы ветераны Добринина Ульяна Иван кызын өенә барып котлады
Яңа Мусабай авылында яшәүче Әзһәмов Миңлегәрәй Гыйльфан улы янына баргач,район башлыгы Фаил Камаев, кайгыртуга мохтаҗ ветераннар өчен тиешле тәрбия бирүчеләргә дә рәхмәт белдерде.
Бөек Җиңү көне алдыннан Тукай районы Башлыгы Олы Шилнә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Садыртдинов Әбүдәр Садыртдин улын якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.
Без тормышыбыз бәрабәренә көтеп алынган җиңү китергән кешеләр алдында бурычлы, ветераннарга чиксез рәхмәтле, — дип билгеләп үтте Фаил Камаев
Тукай районы башлыгы Ф. М. Камаев шәхсән үзе Яңа Байлар авылында яшәүче Сабиров Мәхмүтҗан Сабир улын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы белән котлады, бәйрәм бүләкләре тапшырды,ветеранның сәламәтлеге, ихтыяҗлары һәм проблемалары белән кызыксынды.
Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев,Иске Абдул авылы җирлеге башлыгы Резидә Сафина, “Сәйдәшев ис.” АХП ҖЧҖ җитәкчесе Сафин Марат Нуриев Рәфкать Тахаветдин улын , Рәхмәтуллин Хәбибулла Рәхмәтулла улын Җиңү көне белән котладылар