7 май көнне Круглое Поле поселогының "Яшьлек» үзәгендә «Победа одна на всех» дигэн концерты узды . Матур видеороликлар һәм слайд-шоу белән үрелеп барган сугыш еллары җырлары, бию номерлары һәм артистлар башкаруында шигырьләр уку тамашачыларны таң калдырды
2019 елның 6 маенда Татарстан авыл китапханәсе «Балаларга сугыш турында укыйбыз 2019 " Х Халыкара акциясенә кушылды.
Ана капиталына сертификатлар тапшырылды,ана 5 тукайлы гаилэсе насыйп булды
Бүгенге көнгә 22389 га ( планның 46% ы) чәчелгән, шул исәптән 2651 га сабан бодае, 10774 га арпа, 120 га чыганак, 560 га борчак , 272 га люпин, 180 га бөртек кукурузы, 1490 га горчица, 3243 га берьеллык үлән һәм силос культуралары, 2578 га шикәр чөгендере, 80 га яшелчә.
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре!Сезне чын күңелдән Бөек Җиңүнең 74 еллыгы белән тәбрик итәм!
Бу көннәрдә безнең йөрәкләрне илебезнең данлы тарихы, сезнең бөек батырлык белән горурлану хисләре били.
Бөек Ватан сугышы елларында сез үз-үзегезне аямыйча, фронтта һәм тылда Җиңү таңын якынайттыгыз, илебезнең азатлыгын яуладыгыз, яшәү, эшләү, балалар үстерү хокукы өчен көрәштегез. Һәм җиңүчеләр булдыгыз!
2019 елның 26 апрелендә Кече Шилнә урта мәктәбендә география укытучыларының «ГИА әзерлек: проблемалар һәм аларны чишү юллары»темасына семинары узды. Семинар эшендә фән укытучылары, мәгариф идарәсе методисты һәм «Саулык " сәламәтләндерү комплексы хезмәткәрләре катнашты.
2019 елның 27 апрелендә Министрлар Кабинетының № 612-р күрсәтмәсе буенча безнең районда «Урман утырту көне»республика табигатьне саклау акциясе оештырылды.
2019 елның 13 маенда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында телефоннар буенча «кайнар линия» эше оештырылачак 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.
2019 елның 7 маенда Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Яшел патруль» һәвәскәр берләшмәсе әгъзалары «Җир елмая " экологик акциясе үткәрделәр.
Пенсия фонды Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга Җиңү көненә бер тапкыр бирелә торган түләүне гамәлгә ашыра.Пенсия фонды Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның «Гражданнарның кайбер категорияләренә Җиңү көненә еллык акчалата түләү турында " гы Указы нигезендә 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга бер тапкыр бирелә торган түләүне гамәлгә ашыра.