Министрлыкта "VIII Бөтенроссия татар авылларыннан эшкуарлар җыены" делегатлары белән очрашу узды. Анда Тукай районыннан Минталип Миңнеханов үз тәҗрибәсе турында гына түгел, ә гомумән районда фермерлык үсеше турында сөйләде. Күрсәтелә торган дәүләт ярдәме өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка һәм аның урынбасары Ришат Хәбиповка рәхмәт сүзләре җиткерде.
15 мартта “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” («ТИПКА») өстәмә белем бирү учреждениесе базасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә «Мул сөткә юл. Нәтиҗәле терлекчелек уңышларына ирешү» темасына семинар узачак.
2019 нче елның 13 нче мартта «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Тукай үзәк район хастаханәсендә» «Баланың эчке яктан үсеше»темасына яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча гамәли дәрес үткәрде.
14 мартта РФ Хөкүмәте утырышы узды, аны Премьер-министр Дмитрий Медведев алып барды. Чара кысаларында Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев «2019 елда язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек барышы турында " доклад белән чыгыш ясады.
2019 елның 19 мартында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең чираттагы көне узачак.
2019 елның 11 мартында Чаллы дәүләт драма театрында Шамил Зиннур улы Закиров исемендәге «Идел йорт» XIX төбәкара театр коллективлары конкурсының зона туры узды. Анда Теләнче Тамак авылының Халык исемен йөртүче театр төркеме Данил Сәлиховның «Туй күлмәгем – соңгы бүләгем» пьессасы буенча спектакль курсәтте.
12 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елның ике айлык эшенә йомгаклар ясадылар.
Сөт җитештерү күләмнәре Әлмәт, Әлки, Түбән Кама, Тукай, Нурлат, Актаныш, Саба, Балтач, Тәтеш, Кама Тамагы районнарында арткан. Аннары ул эре мөгезле терлек итү җитештерү күрсәткечләренә җентекләбрәк тукталды. Бу юнәлештә иң яхшылар рәтендә Мамадыш, Тукай, Саба, Актаныш, Әтнә, Сарман, Кукмара районнары. « е.
Татарстанда республика икътисадына зур өлеш кертә һәм дәүләт ярдәменнән файдалана торган кече хуҗалыкларга һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга зур игътибар бирелә.
12 март көнне Кенәз авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Лебедушка» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән әдәплелек тәрбияләүгә юнәлдерелгән «Яхшылык кагыйдәләре» дигән танып - уен программасы үткәрделәр.