Шамил Зиннур улы Закиров исемендәге «Идел йорт» XIX төбәкара театр коллективлары конкурсының зона туры узды.

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

2019 елның 11 мартында Чаллы дәүләт драма театрында Шамил Зиннур улы Закиров исемендәге «Идел йорт» XIX төбәкара театр коллективлары конкурсының зона туры узды. Анда Теләнче Тамак авылының Халык исемен йөртүче театр  төркеме Данил  Сәлиховның  «Туй күлмәгем – соңгы бүләгем»  пьессасы буенча спектакль курсәтте. Актерлар-мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл халкы рольләрне бик җиренә җиткереп  башкарды.  Театрның баш режиссеры-Теләнче Тамак мәдәният йорты режиссеры-Закирова Раилә Тәлгать кызы.

Жюри әгъзаларына тагын 8 шәһәрдә 45 коллективны карарга кирәк булачак. Финал 2019 елның октябрендә узачак, бүләкләү – 2019 елның декабре. Коллективларга уңышлар телик һәм агымдагы елның май аенда билгеле булачак уңай нәтиҗәгә өметләнәбез !

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International