Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 7 мартында Татарстан Республикасы территориясендә:
- төнлә һәм иртән урыны белән көчле җил 15-18 м/с, буран
- төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык көтелә
Район күләмендә узган «Йолдызлы чәкчәк – Тукай районы чәкчәге» шоу-концерты
Район тарихына тагын бер сәхифә язылды Район күләмендә узган «Йолдызлы чәкчәк – Тукай районы чәкчәге» шоу-концертында булганнан соң күңелгә әнә шундый фикер керде. Чыннан да, гаҗәеп бай эчтәлекле, хис-тойгыларга, милли йолаларыбызга бай, зур тәрбияви әһәмияткә ия матур бер бәйрәм булды ул. Һәм беркемне дә кабатламый торган югары кимәлдә, рухи күтәренкелек шартларында барды. Бер мәлгә хәйран калып утырдым: әйтерсең лә залда утырган тукайлылар һәм чаллылылар чәкчәк осталарын зурларга килгән кунаклар түгел, ә бер гаилә кешеләре. Залда искиткеч җылы мохит, тыйнак тантана. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә, диләр: бәйрәмнең идеясен биргән район башлыгы, жиң сызганып башкарып чыккан «Якты юл» газетасы коллективы, аны оештыруда булышучылар ихлас күңелләрен, йөрәк җылыларын кызганмаганнар.
2019 елның 15 мартында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә.Әлеге максатны күздә тотып, белгечләр Тукай муниципаль районы Калмаш урта мәктәбендә белем алучы 9-11 сыйныф укучылары белән очрашты .Белгечләр укучыларны "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законы белән таныштырды, аларның берсе дә битараф калмады, кызыклы һәм җанлы әңгәмә оештырылды.Укучылар сыйфатсыз смарт-товарлар сатып алу тәҗрибәсе һәм дәгъва хатын төзү, кулланучы буларак үз хокукларыңны грамоталы яклый белү сәләте белән уртаклашты
Чаллы шәһәрендәге радиотелеүзәгендә 2019 елның 13-14 мартында 8.00 дән 18.00 гә кадәр ремонт эшләре башкарылу сәбапле аналоглы һәм цифрлы эфир телевидениесе һәм радиотапшырулар программалары вакытлыча туктатыла .
3 март көнне Кенәз мәдәният йортында Хатын - кызлар көненә багышланган «Хатын-кызларга чәчәкләр бүләк итегез» дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Мәдәният йорты фойесы талантлы балалар һәм өлкәннәр куллары белән эшләнгән төрле иҗади эшләр күргәзмәсе белән кунакларны көтеп алды.