Белгечләр Калмаш урта мәктәбендә белем алучы 9-11 сыйныф укучылары белән очрашты

2019 елның 6 марты, чәршәмбе
Укучыларга – смарт-технологияләр хакында  

2019 елның 15 мартында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә.

2019 елда "Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне"н уздыру турында мөмкин булганча күбрәк кешегә мәгълүмат җиткерү ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренең максаты булып тора, быел әлеге чара "Trusted Smart Products" – Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" шигаре белән уздырыла.

Әлеге максатны күздә тотып, белгечләр Тукай муниципаль районы Калмаш урта мәктәбендә белем алучы 9-11 сыйныф укучылары белән очрашты.

Очрашу барышында укучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында белде.

"Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне"н бәйрәм итү 1962 елда Джон Кеннединың АКШ конгрессында чыгыш ясавына бәйле. "Кулланучы" төшенчәсе дә югары дәрәҗәдә бирелә һәм кабул ителә. Ул чакта Джон Кеннеди кулланучының дүрт принципиаль хокукын аерып чыгара:

- мәгълүмат алу хокукы;

- куркынычсызлык хокукы;

- сайлау хокукы;

- ишетелү хокукы.

Әлеге хокуклар 1992 елда "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" закон нигезенә ята. Нәкъ әлеге хокуклар кулланучыга сыйфатлы һәм куркынычсыз товарлар һәм хезмәтләр сатып алу, сыйфатсыз товар сатып алганда үз таләпләреңне белдерү мөмкинлеген бирә.

Белгечләр укучыларны "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законы белән таныштырды, аларның берсе дә битараф калмады, кызыклы һәм җанлы әңгәмә оештырылды.

Яшьләр үзләренең тормышында смарт-җайланмалардан актив куллана. Смарт-продуктлар – икенче төрле әйткәндә, "акыллы электроника": телевизорлар, сәгатьләр, тавышлы ярдәмчеләр һ.б. Алар Интернетка ялгану функциясенә ия булуы белән аерылып тора. Цифрлы технологияләрнең үсеш алуы, иң беренче нәүбәттә, кулланучыларның төрле яклы мәнфәгатьләрен исәпкә алырга тиеш: болар "акыллы электроника"ның сыйфатлы һәм куркынычсыз булуына хокук һәм шәхси мәгълүматларның ничек туплануы, эшкәртелүе һәм файдаланылуы турында белү хокукы.

Укучылар сыйфатсыз смарт-товарлар сатып алу тәҗрибәсе һәм дәгъва хатын төзү, кулланучы буларак үз хокукларыңны грамоталы яклый белү сәләте белән уртаклашты. "Җәмгыять белеме" дәресендә алынган белемнәрнең кирәге чыкты!

Укучыларның барысы да кулланучыларның хокукларын яклау турында файдалы мәгълүмат урнаштырылган, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан чыгарылган буклетлар алды, истәлеккә фотога төшелде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International