ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан поселогы китапханәсендә язучы-сатирик, публицист Фәнзаман Баттал  иҗатына багышланган кургәзмә оештырылды.

Татарстанда 2018 елда 121 меңнән артык күчемсез милек объекты кадастр исәбенә куелган. Шуларның 49 меңнән артык җир кишәрлеге, 42 мең бина, 22 мең бина, 3 мең корылма, 2 мең машина урыны, 1 мең төзелеп бетмәгән объект.

 

Россия Пенсия фонды Интернетта «Россия Пенсия фондының рәсми булмаган сайтларының» таралуы турында кисәтә, алар аша пенсия һәм социаль түләүләр турында дөрес булмаган мәгълүмат трансляцияләнә һәм шикле хезмәтләр күрсәтелә.

Бу  көннәрдә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Гүзәл  Яхинаның  «Зөләйха күзләрен  ача»   әсәре  буенча     эшләнгән тарихи  фильмны  төшерүдә   катнаша.  


18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

22 февральдә  Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры   Дмитрий Патрушев Татарстан  Республикасына  эш  сәфәре  белән  киләчәк.  Биредә  ул  Идел  буе  федераль  округы төбәкләре тарафыннан  җитештерелә  һәм экспортлана  торган  АПК продукциясе күләмнәрен  планлаштыру  турында  киңәшмә  уздырачак.     

2019 елның 15 февралендә, Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көнендә Круглое Поле поселогында «Әфган җиле»дигән I патриотик җыр фестивале узды.

    2019 елның 15 февралендә Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече һәм социаль педагогы Ярмөхәммәтова Рәзилә һәм Шакирова Римма Әфган сугышы ветераннары белән берлектә түгәрәк өстәл уздырдылар. Әлеге чара истәлекле дата - 1989 нчы елда нәкъ 30 ел элек совет гаскәрләре Әфганстан территориясеннән чыгарылуына багышланган иде.

          

«Балаларга көч кулланмау»  программасын тормышка ашыру кысаларында Тукай  муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насыйрова 1 нче социаль участокта «Үз-үзеңне ышанычлы һәм ышанычсыз тотыш»  дигән темага тренинг үткәрде.

Кенәз авыл җирлегендә  «Кызыл тюльпан» патриотик акциясе дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International