Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган «Кызыл тюльпан» акциясе

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

Кенәз авыл җирлегендә сугышчы-интернационалистларны искә алу ,«Кызыл тюльпан» патриотик акциясе дәвам итә. Әлеге акция кысаларында 2019 елның 17 февралендә ,Кенэз авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге ветераннар Советы әфганчыларның гаиләләрендә булдылар.  Мәдәният йорты хезмәткәрләре әфганчыларның гаиләләренә тирән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. "Ватан» патриотик клубы әгъзаларыннан, үз куллары белән ясаган Кызыл тюльпаннар бүләк иттеләр

 

Кенәз авылы мәдәният йорты директоры: Тамара Тузеева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International