ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  һәм Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов эш сәфәре  белән  Зәй  муниципаль районына килделәр.   Эш сәфәре  кысаларында  кунаклар  район  башлыгы    Рәзиф Каримов белән бергә  яңа  Агросәнәгать паркын карадылар, ул  узган  елның  декабрендә  ачылган  иде.  

6 февральдә Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  һәм Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов  эш сәфәре  белән   Лениногорск муниципаль  районында  булдылар.   

Олы Шилнә авылында  яшәүче тыл хезмәтчәне Чупрова Анастасия Иосифовна үзенең зур юбилеен-90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. 

 

  Колыш авылында яшәүче Хәлимә Шияп кызы Сәгыйрованы   юбилее белән котлап, Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын тапшырдылар.

 


6
февраль, 2019 ел
чәршәмбе


Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы илнең агросәнәгать комплексына кредит бирү өлкәсендә оператив мониторинг алып бара.

 

2019 елның 4 февралендә барлык мөселманнар ислам кабул итү көнен билгеләп үттеләр.  .Бу датага багышлап Татарстан авыл китапханәсенең тематик сәгате үткәрелде. 


5 февральдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту комиссиясе утырышы булды.Парламентарийлар 2018 елда «2013-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын үтәү йомгаклары буенча фикер алыштылар.

 

2019 елның 4 февралендә Тукай муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Фәрхетдинова Алия Зөфәр кызы балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтүгә юнәлдерелгән «Без үз гамәлләребез  өчен җаваплы " дигән темага әңгәмә үткәрде.

    2019 елның 4 нче февралендә Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә социаль педагог Римма Шакирова «Мин һәм минем әйләнә-тирәм» дигән темага чара уздырды. Чарага социаль хезмәт алучылар чакырылган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International