Социаль хезмәт алучылар белән “Мин һәм минем әйләнә-тирәм” исемле чара уздырылды

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

         2019 елның 4 нче февралендә Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә социаль педагог Римма Шакирова «Мин һәм минем әйләнә-тирәм» дигән темага чара уздырды. Чарага социаль хезмәт алучылар чакырылган иде.

        Чараның төп бурычлары-үз карашыңны чагылдырырга һәм башкалар фикерләрен тыңлый белергә өйрәтү; иң мөһиме, нәтиҗәләр ясарга, ситуацияне анализларга өйрәтү. Катнашучыларга үз сәләтләрен күрергә, тоярга  һәм башка кешеләрне дөрес кабул итәргә  ярдәм итү.      

       Әлеге чарада төрле категория гаиләләрдән 7 социаль хезмәт алучы катнашты.

        Очрашу барышында уңай кәеф һәм хис-тойгылар турында әңгәмә уздырылды, «Без бергә», «Әйдәгез хыялланабыз" күнегүләре үткәрелде,  “Кеше машиналар”, “Ике рәссам картинасы” уеннары уйналды, притча сөйләнде  һәм презентация тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International