“Тормыш матур!” программасын тормышка ашыру кысаларында балигъ булмаганнар арасында суицидны кисәтү буенча «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насырова 1 нче социаль участокта “Минем киләчәгем минем кулларда” дигән темага тренинг үткәрде.
30 гыйнвар көнне " Энергетик» Мәдәният сараенда Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды.Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равиля Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов әти-әниләрне котлап, сертификатлар тапшырдылар.
2019 елның 12-13 февралендә Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының еллык коллегиясе кысаларында «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары башкарма директорларының Беренче бөтенроссия олимпиадасын - 2019» уздыра.
Алар арасында безнең районның Биклән авылы егете, яшь көрәшче Илназ Рамазанов та бар.
Беренче урында – Саба, икенчедә Спас районы,өченче урында-Тукай районы . Безнең районнан әлеге чарада барлыгы 94 кеше 14 спорт төрендә катнашты
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Чуаш Республикасында(Чебоксар шәһәрендә) 28 февральдән 1 мартка кадәр «Бәрәңге-2019» төбәкара күргәзмә-форум узачак. Чара Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә оештырыла. Анда илнең 20дән артык төбәгеннән вәкилләр катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең ХIX съезды узды, анда республиканың барлык муниципаль районнарыннан 177 делегат катнашты. Тукай районыннан буыннан-буынга килгән кошчы-фермер Айгөл Ханова йомырка сала торган уникаль токымлы тавыклар һәм бройлерлар үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашты, үз эшендә була торган кыенлыклар һәм аларны шәхси тәҗрибәдә хәл итү юллары турында сөйләде.
2019 елда кече хуҗалыкларны үстерүгә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан каралган акчаларның гомуми күләме 15,3 млрд. сум була, бу узган елга караганда 40%ка диярлек(11 млрд. сум иде) артык.
Фән һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең хезмәттәшлеге республиканы бөтенләй яңа үсеш дәрәҗәсенә чыгарырга мөмкин 30 гыйнварда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы делегациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов җитәкчелегендә университет һәм министрлык арасында потенциаль партнерлык проектларын билгеләү өчен Казан Университетының тикшеренү лабораторияләрендә булды.
Цифрлы эфир телетапшыруына күчү турында мәгълүмат