30 гыйнвар көнне " Энергетик» Мәдәният сараенда Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды.Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равиля Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов әти-әниләрне котлап, сертификатлар тапшырдылар. Программаны тормышка ашыра башлаганнан бирле Тукай районында 2724 ана капиталы сертификаты бирелгән. 2353 гаилә барысы 1,1 миллиард сумнан артык акчадан файдаланган.