2019 елда, эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 1 гыйнвардан уртача 1000 сумга артачак. Пенсияләрне арттыру ел саен индексацияләү механизмы ярдәмендә узачак.
Тукай районында әлеге индексация 8,5 мең эшләмәүче пенсионерга кагылачак
Халыкара инвалидлар көнен үткәрү кысаларында инвалидларны чакырып бәйрәм чарасы узды. Тукай муниципаль районы башлыгы Ф. М. Камаев килгән кунакларга Рәхмәт хатлары һәм бүләк җыелмалары тапшырды,концерт программасы , чәй өстәле оештырылды.
Бәтке урта мәктәбе базасында укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм яшь белгечләр өчен «универсаль уку гамәлләрен формалаштыру һәм үстерүнең нәтиҗәле технологияләрен куллану " темасына семинар узды
Агымдагы елның 10 декабренә кулланыш товарлар җыелмасына бәяләр үзгәреше турында белешмә
1877 елның 10 декабрендә 1877-1878 еллардагы рус-төрек сугышында, 40 меңлек төрек армиясен капитуляцияләргә мәжбүр итеп, рус гаскәрләре Плевна ныгытмасын яулап алалар. Бу Россия өчен мөһим җиңү була, әмма ул шактый кыйммәт бирелә. «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Ярмөхәммәтова Рәзилә "Круглое Поле урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында шушы истәлекле дата буенча чара уздырды.
2018 елның 12 декабрендә «Каенкай» һәм «Лебедушка» база балалар бакчалары мөдирләре "ФГОС тормышка ашыру шартларында мәктәпкәчә белем бирү педагогының һөнәри үсеше" республика фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар.
8 декабрь көнне Новый поселогында чаңгы сезонын ачуга багышланган спорт бәйрәме узды. Бу көнне 200 дән артык кеше 3 км араны чаңгыда узышты.
Тукай районында инвалидлар декадасы зур акция белән тәмамлана. «Энергетик» мәдәният йортында инвалидларга ярдәм фондына акча җыю буенча «Изгелек кыл» хәйрия марафоны уза.
Быел инвалидлар декадасы физик мөмкинлекләре чикле кешеләр белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр, мәдәни һәм спорт чаралары белән зур масштабта узды.
Инвалидлар декадасы кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологлары Альбина Сайфуллина һәм Ләйсән Насырова Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәп» базасында «Халыкара инвалидлар көне”нә багышланган «Уңыш формуласы» дип аталган психологик тренинг уздырдылар.
Инвалидлар декадасы кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насырова “Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәп» базасында «Халыкара инвалидлар көненә» багышланган “Бию-хәрәкәт терапиясе” дигән темага сыйныфтан тыш чара үткәрде.