11 декабрь 2018нче ел. Бәтке урта мәктәбе базасында укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм яшь белгечләр өчен «универсаль уку гамәлләрен формалаштыру һәм үстерүнең нәтиҗәле технологияләрен куллану " темасына семинар узды. Семинар «остазлык мәктәбе»проекты буенча эшләү кысаларында оештырылды. Яшь педагоглар мастер-классларда булдылар, дәресләрне карадылар, грантлар җиңүчеләре булган укытучылар белән аралаштылар.