Тукай районы хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмасы активистлары Минзәлә районында патриотик чаралар оештыруда катнаштылар. 20 октябрь көнне Түбән Тәкермән авылында сугыш ветераны Гатауллин Радик Роберт улының туган йорты фасадына мемориаль такта ачу тантанасы булды.
19 нчы октябрь көнне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкчелегендә , Республиканың күренекле әдипләре Тукай районында китап сөючеләр белән очрашып, мәктәпләрдә, мәдәният йортларында, китапханәләрдә төрле чараларда катнаштылар.
Язучылар һәркайсы үзләрен борчыган проблемалар хакында фикер алыштылар, иҗатлары белән якыннан таныштырдылар, тел һәм милләт язмышы хакындагы уйлары белән бүлештеләр. Бер төркем иҗат әһелләрен- Данил Салихов, Разил Вәлиев, Марсель Галиев, Госман Гомәр, Тәлгать Галиуллин, Рөстәм Галиуллин, Ләбиб Лерон, Эльмира Шәрифуллина, Фәйрүзә Мөслимова, Фәүзия Солтан, Рифә Рахман, Газинур Моратов, Вахит Имамов, Факил Сафин , Гөлзадә Сафиуллина , Ркаил Зәйдулла, Рифат Җамаллар белән үзебезнең район җирлегендә әдәби мәйданда очрашу , аралашу мөмкинлеге тудырган район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаевка без бик рәхмәтле.
18 октябрь көнне «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Альбина Сәйфуллина 2 нче социаль участокка кергән «Калмаш урта мәктәбе» базасында «Уңыш серләре» дип исемләнгән балалар тренингы үткәрде.
Күршеләр җир кишәрлекләре чикләрен бозса, Росреестрның " кайнар линиясенә» мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез
"Татарстан Республикасы АПКсының иң яхшы хезмәткәре"дигән елда уза торган конкурска гаризалар кабул ителә башлады
Хөрмәтле армия сафларына чакырылучы ! Хөрмәтле Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларыннан азат ителгән граждан!
22 нче октябрьгэ районда кыр эшләренең торышы
Район авыл хуҗалыкларында сөт җыеп тапшыру буенча оператив белешмә
«Тормыш матур!» программасын тормышка ашыру кысаларында Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм курсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова 1 нче социаль участокта берләштерү буенча "Ярдәм күрсәт" дип исемләнгән тренинг үткәрде.