Тукай районы хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмасы активистлары Минзәлә районында патриотик чаралар оештыруда катнаштылар

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Тукай районы хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмасы активистлары Минзәлә районында патриотик чаралар оештыруда катнаштылар. 20 октябрь көнне Түбән Тәкермән авылында сугыш ветераны Гатауллин Радик Роберт улының туган йорты фасадына мемориаль такта ачу тантанасы булды. Хәтер чарасында район һәм авыл җитәкчелегеннән тыш -Минзәлә, Тукай, Сарман , Мөслим, Актаныш районнары һәм Яр Чаллы шәһәре ветераннар хәрәкәте активистлары да катнашты .Солдат - әфганчының каберенә барып,ул яшәгән   йортка  истәлек тактасы  куелгач,  авыл мәдәният йортында ветераннары белән очрашу узды. Һәлак булучыларны   искә алу-исәннәрнең намус эше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International