ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге хезмәткәрләре волонтерлар белән  Теләнче-Тамак картлар йортында булдылар. Княз мәктәбе укучылары хәзерләгән бүләкләрне өлкәннәргә бүләк иттеләр, матур эчтәлекле концерт пограммасы белән чыгыш ясадылар.  

"Тамчыкай " балалар бакчасы нәниләре Мәләкәс  авыл   почта бүлекчәсендә булдылар,   хат ташучы һөнәре белән таныштылар. Бу Саттарова Мария өчен  бигрәктә  күңелле вагыйга булды, чөнки анда аның әнисе эшли.   
"Ак каен" балалар бакчасы нәниләре авыл җирлегендә урнашкан почта бүлекчәсенә экскурсия ясадылар.Андагы хатлал бүлеге, посылкалар тутыру, газета-ңурналларга язылу серләребелән таныштылар. Аларга почтада бик күңелле булды. 
3 октябрь көнне районның белем бирү учреждениеләре  җитәкчеләре "КАМАЗ" да Машина җыю заводында булдылар. 

Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге психологы Лукманова Ф.З. Мәләкәс мәктәбе укучылары бдлән "Үзеңне сакла!"дигән викторина уздырды. Укучылар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар, киләчәккә планнар төзеделәр.

Агымдагы елның 7 октябреннән Татарстанда ата-аналардан теләсә нинди ихтыяҗларга акча һәм башка матди байлыклар җыю тыела. ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов имзалаган тиешле хат муниципаль берәмлекләрнең мәгариф идарәләренә таратылган.  
В рамках реализации мероприятий, направленных на содействие развитию молодежного предпринимательства в Республике Татарстан, Министерство экономики Республики Татарстан совместно с Торгово-промышленной палатой Республики Татарстан и общественными молодежными организациями приглашает молодых предпринимателей принять участие в республиканском этапе Всероссийского конкурса «Молодой предприниматель России 2014» (далее – конкурс).       
9 октябрь көнне пенсионерлар өчен  халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Безнең район халкы ул көнне Яр Чаллы шәһәре, ГЭС бистәсе, Есенин урамы, 1нче йорт адресы буенча мөрәҗәгать итеп, нотариус, адвокатлар һәм юристларга сорауларын бирә алачаклар.
 
Кабул итү вакыты 8.00дән 16.00 сәгатькә кадәр. Телефон: 71-39-75 

8
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Гриппка каршы вакцинация буенча план республикабызда 50 процентка үтәлгән. Прививка ясатып өлгермәгәнннәргә исә сузмаска киңәш итәләр. Грипп бу юлы гыйнвар уртасында килер дип көтелә. Моңа кадәр организм вируска каршы иммунитет булдырырга тиеш.

 


Узган елда көзге-кышкы чорда Татарстанда яшәүчеләрнең 23 проценты вакцинацияләнгән.  

Россия Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 4 һәм 6 ноябрь көннәре ял көннәре булып тора. 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне, ә 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көне.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International