Бу көнне дөньяның күп кенә илләрендә чибәрләр арасында бәйгеләр оештырыла. Тарихта беренче матурлык конкурсы исә 1888 елда Бельгиядә уза, ә беренче “Дөнья гүзәле” бәйгесе 1951 елның апрелендә Лондонда булган.
|
БМО рамкаларында үткәрелүче бәйрәмнәрнең берсе - Бөтендөнья почта көне. 1874 елның 9 октябрендә Бөтендөнья почта оешмасы (БПО) төзелә. 1969 елда Токиода узган ХVI Конгресста бу көнне почта көне итеп бәйрәм итү хакында карар кабул ителә. Бу бәйрәм илләрне һәм халыкларны берләштерә. Дөньяда бүген почта клиентлары 6800 телдә сөйләшә, БПО га 190 почта оешмасы керә, алар бердәм почта даирәсе хасил итә һәм җир йөзендә иң зур җиткерү челтәре булып кала.
|
Бу көн 1995 елда CIDESCOның Халыкара эстетика һәм косметология комитеты тарафыннан раслана.