«Үз мәктәбеңә ярдәм ит»(«Феникс» җәмгыяте директоры Азат Авзалов) акциясе кысаларында Сосновый Бор поселогының «Солнышко» балалар бакчасы җирлегендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә торган махсус мәйданчыкны бетонлап куйдылар.
«Челтәрләр компаниясе» ААҖ филиалы – «Түбән Кама электр челтәрләре»нең Тукай районы бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде. Хәзер оешманы Шамил Фаиз улы Шәймәрдәнов җитәкләячәк. Ул моңа кадәр «Челтәрләр компаниясе» ААҖ филиалы – «Яр Чаллы электр челтәрләре»нең Комсомол районы бүлеге башлыгы булып эшләгән.
Бердәм дәүләт имтиханын тапшыра алмасам, бөтен тормышым җимереләчәк - бик еш чыгарылыш сыйныф укучылары сынауга шундый уй-куркулар белән килә. Йомгак аттестациясен берничә тапкыр тапшыру мөмкинлеге укучыларны стресстан коткарачак, дип санала.