ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2014 ел
сишәмбе

25 һәм  26 июнь көннәрендә  Татарстан Республикасы Кеше хокукларын яклау буенча Уполномоченныйлар  армиягә алынучылар өчен :борчыган сораулар булса,аңлатмалар кирәксә ,аларның  хокукларны саклау буенча    “кайнар” элемтә уздыра. 

21 июня көнне, төркемендә 22 кеше булган   Тукай район  делегациясе    Оренбург өлкәсе  Пономарев районыны  Наурузово  авылы Сабан туенда  булып кайтты. Делегацияне муниципаль районы башлыгы Хаҗиев Вәсил Гариф улы җитәкләде.  Сабан туй тантанасында    Оренбург өлкәсе  Губернаторы  Берг Ю.А.,  шулай ук   Сухарев И.Н.( зам. Пред-ля Законодательного собрания) , Забиров Р.Р.(рук-ль татарской автономии Оренбургской области) Щетинин В.Д.-( Пономарев  районы башлыгы) һәм өлкәнең    17 районының башлыклары катнашты. 

                                                                          Новотроицкое  авылы  искә алу һәм хәтер көне уңаеннан  митинг уздырды.  Һәйкәл яны  бу юлы да  -узенә күп кешене җыйды. Бу көнне авылның  сугыш ветераны, үзенең күптән түгел генә 90 яшен билгеләп үткән - Ситников Семен Тихонович , тыл ветераннары,авыл халкы, район "Балкыш" лагере укучылары  үзләренең   каһарманнарын искә алуда катнашты.    Шул уңайдан  22 июнь көнне   авыл җирлегендә балалар белән һәйкәлләргә  тере чәчәкләр  салдылар,өйләрдә шәмнәр янды.

 100 кешене берләштергән бу чара " Без сугышта булган чакта" дигән концерт  программа астында барды ,анда "Яңа гасыр"  вокаль ансамбле  һәм "Радуга"  яшьләр төркеме катнашты. 

 Сугыш  кырларында  үлеп калган  каһарманнарыбызны  онытырга   хакыбыз юк.   Шул уңайдан  22 июнь көнне    авыл җирлегендә,мәктәпләрдә күп төрле чаралар узды.    Һәйкәлләргә  тере чәчәкләр  салынды, ветераннар белән очрашулар ,митинглар узды

 

20 июнь көнне “Мини мисс “Ак каен”” конкурсы үткәрелде, “Мини мисс “Ак каен”” булып, Вильданова Камилә табылды.

 Мәләкәс мәктәбе  чыгарылыш класс укучылары,укытучылар,апта-аналар -"шәм яндыру" акцияседә катнаштылар ,тынлык игълан ителде,һәйкәлгә  тере чәчәкләр  салынды,

Катлаулы сынау – бердәм дәүләт имтиханнарын район  укучылары уңышлы тапшырды. Мәҗбүри фәннәрдән имтихан нәтиҗәләре республика буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак. Математикадан уртача район күрсәткече 51, 8 балл(республика буенча 48,4), рус теленнән 65,8(65,4 балл) булган. Район башлыгы Васил Хаҗиев  атналык киңәшмәдә район укытучыларына, педагогик коллективларга балаларны имтиханнарга әзерләүдәге уңышлары  өчен рәхмәтен белдерде.  

 21июнь көнне Тл.Тамак җирлеге Казаклар авылында шау -гөр килеп Сабантуе үтте.  Сабан туйның абсолют батыры булып Җиһаншин Артур калды. 

21июнь көнне  Авлаш авыл җирлегендә Сабантуй үткәрелде.  Иштирәк авыл җирлеге башлыгы килгән кунакларны, авыл халкын бәйрәм белән котлады. Авыл кешеләре ,кунаклар татар  халкының   милли уеннарында , оештырылган төрле кызыклы ярышларда һәм аттракционнарда бик теләп катнаштылар.  Бәйрәм  җыр-биюләр белән үрелеп  барды. Рәхәтләнеп күңел  ачтылар.Сабантуй  бик күңелле  үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International