Бу көнне авылның сугыш ветераны, үзенең күптән түгел генә 90 яшен билгеләп үткән - Ситников Семен бабай да катнашты.

2014 елның 24 июне, сишәмбе
Новотроицкое  авылы  искә алу һәм хәтер көне уңаеннан  митинг уздырды.  Һәйкәл яны  бу юлы да  -узенә күп кешене җыйды. Бу көнне авылның  сугыш ветераны, үзенең күптән түгел генә 90 яшен билгеләп үткән - Ситников Семен Тихонович , тыл ветераннары,авыл халкы, район "Балкыш" лагере укучылары  үзләренең   каһарманнарын искә алуда катнашты.    Шул уңайдан  22 июнь көнне   авыл җирлегендә балалар белән һәйкәлләргә  тере чәчәкләр  салдылар,өйләрдә шәмнәр янды.
 100 кешене берләштергән бу чара " Без сугышта булган чакта" дигән концерт  программа астында барды ,анда "Яңа гасыр"  вокаль ансамбле  һәм "Радуга"  яшьләр төркеме катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International