ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2014 ел
җомга

Җәйге матур ,кояшлы көннәр Теләнче- Тамак авылы  “Ак чәчәк” балалар бакчасында йөрүчерәр өчен үзенең бөтен мөмкинлекләрен ачты, балаларны   рәссамга әйләндере. Алар тырышлыгы белән    бакча яны асфальте матур бер әкияти  паласка әйләнде.

    Шильнебаш авылы «Забава» лагере балалары Иске Абдул авылына     батырлык  музее «Гиндикуш»ка экскурсиягә бардылар һәм "Сугыш һәм балалар" дигән  дәрестә булдылар  .  Бу тукталышта балалар хәрби  коралларны күрделәр, геройлар исемнәре белән таныштылар,күп төрле  мәгълүмат алдылар.  Бу чара  сугыш башланган көнне,аның  кайтавазын  ,сугышта шәһит киткәннәрне   искә алу, патриотик хис тәрбияләү максатыннан уздырылды. 
 

19
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
  "Березка"  балалар бакчасының чыгарылыш кичәсенә  бик күп кунаклар килгән иде, алар арасында:  ата-аналар, "Гигант" хуҗалыгы җитәкчесе  - Имамов Р.Х., авыл җирлеге башлыгы - Фазулзянов М.Г.,  мәктәп директор   - Махмутов Б.Г.,   башлангыч класс укытучысы  - Альмухаметова С.Ф.  .Килгән кунаклар балаларны , әти-әниләрне бәйрәм белән котлады , истәлекле бүләкләр тапшырды. Ә«Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов  бакчага электрик плитә бүләк итте. 
         
Круглое Поле  авыл җирлеге Сабан туена 2000 якын кеше җыелды.   Поселок халкы, килгән, кайткан кунаклар төрле конкурсларда катнашты, берсеннән-берсе кызыклы бәйгеләрдә көч сынашты, гомумән, рәхәтләнеп күңел ачты.Сабан туй батыры - Гизатулин Рафаиль Илгизәр улы    булды.
«Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эшләр буенча белгече С. Петрова белән социаль педагог О. Абрамова Кнәз урта мәктәбендә «Террорчылыктан балаларны саклап калыйк!» исемле тематик кичә үткәрделәр. Чарада барлыгы балигъ булмаган 48 бала һәм  5 укытучы катнашты.  

Урманнарга янгын куркынычы янау сәбәпле, ТР Президенты күрсәтмәсе нигезендә республика территориясендә кертелгән янгынга каршы махсус режим 1 июльгә кадәр дәвам итә.

 

Тлянче-Тамак   терләкләндерү мәктәбендә  Ял лагере көннәренән мизгелләр....

10 июнь көнне Мусабай Завод мәктәп каршында эшләп килүче  лагерьдә театр көне узды .Яшь артистларны карарга ата-аналар да килгән иде. Чын артистлар булырлар дигән өмет бар! 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International