ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2014 ел
җомга

 Хәтер көне уңаеннан «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең «Тарихи истәлек» проекты кысаларында «Хәтер шәме» акциясе уза. Барыгызны да әлеге чарага кушылырга, 21 июнь көнне 22.00 сәгатьтә Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион ватандашларыбыз истәлегенә өй һәм фатир тәрәзәләрендә шәм яндырырыга чакырабыз.  

Үзйөрешле машиналардан һәм техниканың башка төрләреннән файдалануның иминлеген тәэмин итү максатында, шулай ук кешеләр җәрәхәтләнүен һәм һәлак булу очракларын мөмкин кадәр киметү өчен Гостехнадзор идарәсе Татарстан Республикасы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе белән берлектә 9 нан 30 июньгә кадәр “Трактор-прицеп“ шартлы исеме астында операция оештыра.

 

 

18 июнь көнне Мусабай Завод авыл китапханәчесе,  мәдәният хезмәткәрләре лагерь җитәкчелеге белән берлектә  “Табигатькә сәяхәт”  исеме астында  “Ак каен” балалар лагере белән табигатькә чыктылар. Анда дару үләннәрен танып белү,аларны җыю оештырылды. Балалар күп дару үләннәрен таныдылар һәм җыйдылар. Чара бик күңелле утте.

 Шилнебаш авыл китапханәчесе   Бариева Нурзиля Нигъмәт кызы   белән  рус теле һәм әдәбияты укытучысы Дёмина Наталья Николаевна  уенда алып баручылар булдылар.   Җиңүчеләргә  Урман патшасы истәлекле бүләкләр тапшырды.   

19 июнь  көнне Үзәкләштерелгә китапханә   системасы хезмәткәрләренең  киңәшмәсе узды.  Анда  авыл китапханәләрендә түләүле хезмәтләр,   планнар, отчетлар һәм     китап укучылар турында белешмәләрне барлау һәм "Сөйкемле шүрәле" бәйгесенең нәтиҗәләре буенча бүләкләүләр булды.   

18 нче июнь көнне  Яна Бүләк авыл китапханәседә  мәктәп яны лагерына йөрүче балалар белән “Әбиләр һәм бәбиләр”дип аталган конкурс узды.  

19 июнь "Бригантина"  агитбригадасы"Наркотикларсыз тормыш » акциясе кысаларында мәктәпләрдә  булды һәм 200 баланың кулларга язылган бәяләмәләрен,фикерләрен алып кайтты. Анда   наркомания, эчкечелек, тәмәке тарту кебек яман гадәтләрнең тормышта нинди эз калдырулары, аларны кулланучыларны киләчәктә ни көткәнен аңлату турында фикерләр бар иде,алар барысыда "сәләмәтлек" агачында урын алачак 

Калмаш мәктәбендә  «Наркотикларсыз тормыш » акциясе кысаларында  ачык һавада Күңелле стартлар узды,анда укучылар "яшеренгән язуларны" эзләделәр. Биремне барысыда үтәде,ә "Кыюлар" төркеме җиңүче булды.   

 Комсомоль поселогында 35 баланы берләштергән«Ромашка»   лагере  эшләп килә.Тәрбиячеләре  Кузнецовой Ф.Ф. һәм Юнусовой Г.Л.,  спорт инструкторы Лобовой О.В.,лагерь башлыгы  Зиннурова Н.Н. алар белән күп төрле  чаралар уздыра. 
Калмия «Кояшкай»лагерендә Минзәлә һәм Яр Чаллы шәһәрләренә сәяхәтләр булды. Алар туган як һәм шәһәр тарихы музейларын,андагы серләр телән таныштылар. Барысы өчен  да бик файдалы һәм кирәкле мәгълүматлар   алдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International