ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

18 май көнне мәктәп яны лагерында йөруче балалар белән "Наркотиклар белән шөгелләнергэ вакыт юк" темасына әңгәмә уткәрелде. Алар белән төрле уеннар уйналды. Балаларга бик ошады. Барлыгы 50 якын бала, 4 вожатый, Югары Суык-Су, Тубэн Суык-Су мәдәният эшчеләре катнашты

Татарстанда   9 - 15 июньгә чаклы арада  талпан кадалуның  293 очрагы төркәлгән,шуларның 48 очрагы балалар      
Новый поселогы мәктәп яны "Кояшкай" лагерендә тәрбиячеләр һәм   район балалар һәм яшьүсмерләр спорт т мәктәбе хезмәткәрләре белән берлекә Россия көнен билгеләп үттеләр ,анда 7-12 яшьтәге 57 бала катнашты.Бәйрәм Россия Гимны белән башланып китте. 
 «Балкыш» лагере балалары        В.П. Энгельгард исемендәге  Казан Федераль университетының  Астрономик обсерваториясенең планетариенда булдылар. Алар анда танып-белү серләренә төшенделәр. 
15 июнь   көнне авыллырда  спорт  мәйданчыклары гөрләп торды.  ӘТИЛӘ көне уңаеннан әтиләр  һәм балалар катнашында  футбол буенча турнирла узды.  

 Рәсәй көне уңаеннан   мәктәп яны лагерьләрендә,район "БалкыШ" лагерендә күп торле чаралар оештырылды:  ветераннар белән төрле очрашулар; символикаларны кабатлау; рәсем, җыр ,шигырь бәйгеләре;экскурсияләр, походлар; күңелле стартлар; тематик стенгазеталар ясау һәм башкалар.

  Тләнче- Тамак терләкләндерү мәктәбе укучылары Абабуга шәһәренә  сәяхәт  кылдылар,аннан алар бик күп  белешмә алдылар, матурлык илендә булдылар. 
Күптән түгел Круглое Поле поселогының мәдәният йортында халык соравы буенча Рәшидә Җиһаншинаның «Улларым» мелодрамасы куелды. Спектакльне сәхнәләштереп, тамашачыларга тәкъдим итүдә Зилә Мөхәммәтҗанова тырышлыгы, көче зур булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International