ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
 
  Быел математика буенча БДИдан уртача балл 48,4 балл тәшкил итте (2013 елда 56,6 балл иде). Укучыларга, ким дигәндә, 24 балл җыярга кирәк иде. 421 укучы минималь чикне уза алмады.
Өч укучы 100 балл җыйган (2013 елда 15 укучы булган).
Татарстан парламенты V чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнен 2014 елның 14 сентябренә билгеләде. Бу турыда карар  ТР Дәүләт Советының 52нче утырышында кабул ителде. Республика парламенты җитәкчесе IV чакырылыш ТР Дәүләт советының вәкаләтләре 2014 елда чыгуын искә төшерде. Сайлаулар катнаш система белән үтәчәк: 50 кеше партия исемлекләре буенча, 50 кеше бер мандатлы округлардан сайлана..
 

17
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Иске Җирекле авыл мәдәният йортында  китапханә  белән берлектә " Наркотиксыз тормыш" дигән акция кысаларында"Күзләрдән күзгә"  дип исемләнгән  мавыктыргыч әңгәмә корылды,очрашу төрле  уеннар,тренинглар ярдәмендә узды.
Моннан 15 ел элек гаилә корган   парлар- Гәлләмоварда зур шатлык !. Алар өйләнешкән көнне  , нәкъ 15 ел үткәч " кызлары Мәликә дөньяга аваз салды.  
  16 июньдә Кнәз мәдәният йортында Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы узды. Россия көне уңаеннан үткәрелгән әлеге бәйрәмдә ТР федераль миграцион хезмәтенең район бүлеге белгечләре дә катнашты. 
Бәйрәмгә паспорт өстәле башлыгы Любовь Колчерина, Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова, Кнәз урта мәктәбе укучылары, укытучылар, балаларның ата-аналары, бик күп кунаклар җыелган иде. 
 
 

Милли бәйрәмебез Сабантуйлар Түбән Суык-Су авыл җирлегенә караган һәр дүрт авылда да гөрләп үтте.

            Сабантуйларны авыл җирлеге башлыгы Сайфетдинов  Наис Миргасимович ачып, бар халыкны бәйрәм белән котлады. Бәйрәм күрке булган кыр батырларын, хезмәт алдынгыларын котлау, җир-биюләр белән урелеп барды.

               

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР МДН Голәмәләр шурасы карары нигезендә Рамазан ае башлану көнен, фитыр һәм фидия сәдакасе күләмнәрен раслады.Быел Рамазанның беренче көне 28 июньгә туры килә, беренче тәравих намазын (рамазан аенда укыла торган махсус гыйбадәт) Татарстан мәчетләрендә 27 июньнән укый башлыйлар. Ураза бәйрәме 28 июльгә туры килә, Корбан бәйрәме – 4 октябрьгә.

 

14 июнь көнне Түбән Суык-Су авыл җирле башлыгы Сайфетдинов  Наис Миргасимович һәм район Советы аппараты җитәкчесе Наврозова А.З. тыл һәм хезмәт ветераны, атказанган колхозчы Хасанова Мөкәрәмә Хасан кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Авыр сугыш елларын ачлы-туклы заманнарны кичергән Мөкәрәмә Хасанова бүгенге көндә дә сау-сәламәт, илдә барган выкыйгалардан хәбәрдар, туганнары, мәктәп балалары белән даими аралашып яши. Яшь буынга сугыш чоры вакыйгаларын үтемле итеп аңлата.

Илебез күге аяз булсын, ил-көннәребез тыныч булсын диеп һәр көн дога кылучы ак әбиләребезнең берсе ул.

Рус теле буенча мәҗбүри БДИда 19 мең 460 укучының 42се минималь чикне уза алмаган. Уртача балл 65,8 процент тәшкил итә. 69 укучы 100 балл җыйган (2013 елда аларның саны 60 булган).
"Мәгариф" журналы сайты материаллары буенча

20-22 июньдә Әҗмәкәй авыл җирлеге территориясендә –  районының авыл яшьләре форумы үтәчәк. Әлеге форум кысаларында кызыклы темаларга түгәрәк өстәлләр, фестивальләр, спорт ярышлары, яшьләр программаларының һәм проектларының презентацияләре, шулай ук туристик чаралар һәм күңел ачу программалары да уздырылачак. Аларны район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, мәдәният бүлекләре белгечләре оештырачак. Форумда 18дән алып 35 яшькә кадәрге авыл яшьләре катнашачак. Алар палаткаларда яшәячәкләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International