ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
4 июнь — Кечкенә елгалар һәм инешләрне саклау көнеТатарстандагы сулыкларның гомуми күләме 4,4 мең км 2, ягъни республика территориясенең 6,4 %ын тәшкил итә.

 

 Идел, Чулман, аларга коя торган Нократ, Агыйдел, Зөя Татарстанның иң зур елгалары санала. Республикада 4098 елга-инеш бар. Шуларның 3 686 сы озынлыклары 10 км чамасы булган кечкенә елга-инешләр.

4 — Халыкара агрессия корбаннары — балаларны яклау көне.

Иске Абдул авылында, борынгыдан килгән матур гадәт буенча,мәдәният,китапханә, "Гиндукуш" музее хезмәткәрләре,  Сабантуй бәйрәменә бүләк җыйдылар. Авылыбызның өлкәннәре тыныч тормыш, яңгыр теләп, изге догаларын юлладылар. Моңлы гармун тавышыннан авыл урамнарына бәйрәм кәефе таралды.


--
Резеда Якупова


3
июнь, 2014 ел
сишәмбе

1июнь көнне Югары Байлар авыл китапханәчесе һәм мәдәният хезмәткәре  «Бәхетле балачак» дип исемләнгән балалар Сабантуе оештырдылар. Чара табигатъ кочагында узды.

Суык-Су авылы мәдәният йортында "Сабантуй гүзәле-2014"  район конкурсы үткәрелде. Анда  районыбызның төрле почмакларында яшәүче иң сөйкемле,иң  уңган, иң зирәк 6 гүзәл кызы чыгыш ясады. Аларны без районыбыз сабантуенда күрәчәкбез. Әфәрин, кызлар.

 

Иске Абдул авыл җирлеге территориясендә мәктәп һәм балалар бакчаларында балалар яклау көненә багышланган чаралар оешкан төстә үтте.

Районның "Ак калфак" оешмасы  җитәкчесе
Резеда Якупова


2
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

1нче июнь көнне Таш-Кичү  авыл  китапханәчесе Мухаметнабиева Светлана  Георгиевна “Балалар яклау көненә” багышланган чара уздырды. Анда балалар тизлектә,тапкырлыкта көч сынаштылар. Бик күп балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Һәр уен өчен балаларга бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм бик күңелле үтте.

Менә бишенче ел  майның соңгы шимбәсендә хәрби хәрәкәт ветераннарының Тукай районы иҗтимагый оешмасы рәисе  Якупов Айбулат Мөнир улы җитәкчелегендә әфганчы ветераннар һәлак булган хезмәттәшләренең каберләрен зиярат кылдылар.

 

Тукай муниципаль районы авыл җирлекләрендә Сабантуй бәйрәмен үткәрү көннәре ,Июнь 2014ел

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International