ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
5000  пар  носки  бүләк ителгән

4
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

1 июнь көнне “Балалар яклау көне” уңаеннан Казаклар авылы китапханәчесе һәм мәдәният хезмәткәре  балалар Сабантуе оештырдылар.  Анда балалар тизлектә көч сынаштылар. Торле уеннарда катнашып бүләкләр алдылар. Бәйрәмдә авылда яшәүче балалар гына түгел , ә авылга кунакка кайткан балалар да сынатмадылар.

1 июньдә Круглое Поле поселогы мәдәният йорты каршында 1 июнь -Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан  бәйрәм үткәрелде.Бәйрәм Сабантуй уеннары белән үрелеп барды,җыр-биюләр  поселокны яңгыратып торды. Бу күңелле  чара -оештыручыларның йөрәк җылысын биреп эшләүләре, балаларның   бик теләп уеннарда катнашулары белән   үтемле булды. Балаларга бүләкләрдә мулдан  бирелде. Балалар ,килгән кунаклар  авыл җирлеге башлыгы  Эльмира Робертовна Низамиева,Әлмәт шәһәренең «Яз» хәйрия фонды (Фоат Комаров) ,  мәктәп директоры  Гуфранова Надежда Виниаминовна, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гильманова Любовь Петровна,   физика укытучысы  Рогова Светлана Алексеевна рәхмәтләрен белдерәләр. 

 

"hәрвакыт булсын кояш!"Әнә шундый баш астында Түбән Суык-Су авыл җирлегендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган “Балалар Сабан туе” үткэрелде.

 Бу бәйрәм уңаеннан Түбән Суык-Су урта мәктәбендә,  “Ак Каен”балалар бакчасында, Кувады “Мәктәп-балалар бакчасы” ишегалды шарлар, флаглар, чэчэклэр белән матур итеп бизәлгән, күңелле музыка яңгырап торды.  . Балаларга бүләкләр алуда матди ярдәм күрсәтән авыл җирлеге җитәкчелегенә, авылдашыбыз ьгә, “Яз” хәйрия берләшмесе оештыручысы Комаров Фоат Фагимовичка зур рәхмәт белдерәбез.


Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге хезәткәрләре  җәйге каникуллар өчен "Наркотиксыз яшәү" дигән айлык кысаларын истә тотып,профилактик  чаралар планы төзеде. Программаның беренче элеше итеп,алар «Бригантина» агитбригасы  төзеделәр ,анда 5 кеше,шуларның 3 се волонтер. Беренче чыгыш Бәтке мәктәбе каршында оешкан мәктәп алды ял итү лагерендә булды,чарада 122  бала катнашты. 

 Татарстан поселогы китапханәсендә  «Поможем природе выжить»дигән  чара уздырдылар.  Программада бик күп төрле экологик  конкурслар,уеннар, табышмаклар, КВН узды,"Җирне саклыйк " дигән  слайдлар күрсәтелде, халык  әйтемнәре,тәбигатҗ серләре турында  мәгълүмат тупланды 

Калмия авылында инде ничә ел рәттән «Робинзон» туристик лагере эшләп килә. Быел анда 30 бала, 1-5 июнь көннәрендә ял итәчәк.   Алар төрле авыллардан: монда Кнәздән дә, Круглое Поледан да, Бордыдан, Комсомолецтан, Бәткедән, Калмиядан ,Калмаштан... .Лагерьнең программасы бай:экскурсияләр, походлар, рәхәтләнеп  төрле ярышларларда катнашырга була. Алар белән тәҗрибәле педагоглар эшлиячәк  Марат Илгизр улы, Белов Виктор Иванович һ .б. ,  мәктәп поварлары тәмле итеп сыйлыячак,палаткаларда  йоклаулар,туризм һәм экологик серләрне өйрәнү. 

Районның гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге мәгълүматларына караганда, агымдагы елның биш аенда 253 бала дөньяга килгән. Бу – узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, 31 сабыйга күбрәк дигән сүз. Үлүчеләр саны да узган елның биш ае белән чагыштырганда кимегән. Үлем-китем сәбәпләренә килгәндә, беренче урында – йөрәк-кан тамырлары системасы, яман шеш авырулары һәм травмалар, һәлакәт очраклары.     
 2 июннән 8 авылда  мәктәп яны лагерьләре эшли башлады,анда 250 бала ял итә. Программалары төрле, максатчан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International