ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2014 ел
җомга
Районда хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде. 
Тикшерүне   9 төркемгә бүленгән комиссия әгъзалары  башкарды ,бу төркемдә район башлыгы Васил Хаҗиев, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Хәйдәр Сабитов һәм авыл хуҗалыгы белгечләре катнашты. 
 
  8 апрельдә "Модельләрдә - автомобиль тарихы " дигән   чара үткәрелде. Укучылар   Россиядә беренче йөк автомобильләре, җинел машиналарның барлыкка килү тарихы белән таныштылар.  Дөньяда  иң озын юл үтүче, иң тиз йөрешле, иң озын һәм иң кечкенә автомобильләрне зур кызыксыну белән карадылар.

Бөек Җиңәнең 69 еллыгы уңаеннан, "Ромашка" балалар бакчасында  районкүләм үтә торган    смотр- конкурсның 1 туры  булып узды. Өлкән төркемнең  командиры  Ситдикова Алсу   дөрес,төгәл  итеп командалар бирде,(киләчәктә- бәлки җитәкче булыр), Балалар биремнәрне  бик теләп,чын солдатларча башкардылар.
4 апрель  авыл  кипапханәсендә  яшьләр  белән  очрашу  булды.  Анда район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Ильнур Гәрәев, Татарстан Республикасыныӊ Аграр яшьләр оешмасы район бүлекчәсе рәисе Анатолий Егоров, Калмия авыл җирлеге башлыгы  Нияз Рәшитович катнашты.

5 апрель көнне, Калмия авыл җирлеге Гилфанов Нияз Рашитович катнашында, Кырныш авылында магазин ачылды.  Тантананы рус теле һәм әдәбияты укытучысы Габидуллина Чулпан Әхмәтзәкиевна алып барды.


Малларда котыру чире ачыклану сәбәпле  һәм аның таралу ихтималын күздә тотып, ТР Президентының 2014 ел 2 апрельдә чыккан 342нче указы  белән Әгерҗе районының  Наҗар авылында, Тукай районының Новотроицкое авыл җирлегендә Суровка авылыннан көнбатышка таба урнашкан 1 гектар мәйданда котыру чире буенча карантин  билгеләнде.("Якты юл " газета  битләрендә тулы язма)

7 апрель көнне Казанда Фатиха Аитова исемендәге  12 нче татар гимназиясендә Туфан Миңнуллинга багышланган 1 нче республика конференциясендә 11 нче сыйныф укучысы Мостафина Алина катнашты һәм  “Үзем сайлаган язмыш” номинациясендә  дипломант булды.

 



 

  

       

 

 

 

  

 

 

 

 

 

 


9 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсендә  “Шигъри тамчылар»  исемле  нәфис сүз осталары бәйгесенең сайлап алу туры булды. Бәйгедә  татар теле һәм әдәбияты  укытучысы Вагыйзова Г.Н җитәкчелегендә 6 нчы сыйныф укучылары Бәдретдинова Л., Кучумва Э. Һәм  5 нче сыйныф укучысы Тулаева П. Катнашты.

 

  «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре катнашында Тлянче-Тамак терләкләндерү мәктәбендә укучылар белән "Үзеңне сакла!"дигән    чара үтте. .Анда юлда йөрегәндә,өйдә, чит кешеләр арасында булганда,төрле  ситуациядә калган очракта үзеңне ничек тотаргалар икәнлеген тагын бер кат искәрттеләр.

10
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Хакимият башлангычы белән районда яшьләр белән очрашулар дәвам итә. Әлеге очрашуларның чираттагысы Круглое Поле поселогында  булды. Анда район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев, Татарстан Республикасының Аграр яшьләр оешмасы район бүлекчәсе рәисе Анатолий Егоров, Круглое Поле поселогы   башлыгы Эльмира Низамиева  катнашты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International