Хакимият башлангычы белән районда яшьләр белән очрашулар дәвам итә. Әлеге очрашуларның чираттагысы Круглое Поле поселогында булды. Анда район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев, Татарстан Республикасының Аграр яшьләр оешмасы район бүлекчәсе рәисе Анатолий Егоров, Круглое Поле поселогы башлыгы Эльмира Низамиева ,тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Любовь Гильманова, инглиз һәм тарих фэне укытучылары А.А.Адилов белән Е.А.Тонков катнашты. Яшьләр арасында эшче төркем төзелде,берлекнең лидеры итеп Дамир Хантимиров сайланды.