ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2014 ел
җомга
20 февралькөнне Россия Президенты китапханәсе сайтында  "Занимательная история Олимпийских игр"интерактив дәрес   узды,бу онлайн режимда үткән  дәрестә Мәләкәс мәктәбенең 3-5 класс укучылары  катнашты. 
15-16 февраль көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыкова исемлендәге    Концерт залында  "Кояш балалары" исемле гармония, матурлык һәм сәләт II Россия ачык бәйгесе узды ,бу бәйгедә   Мәләкәс мәктәбеннән  1 класс укучысы  Кузнецов Юрий катнашты һәм"Лучшая модель"  номинациясендә   "Мистер элегантность"- дигән диплом  ия булды..
19 .02.2014ел.  Яр Чаллы шәһәренең 48  санлы мәктәбендә язучы Мансур  Сафин иҗаты буенча "Вакыт сулышына ышанып"  дигән иҗади -гамәли   VIII Республика конференция үтте. Бу эштә Кече Шильнә мәктәбенең татар теле укытучысы Исламова З.Н.     бик актив катнашты һәм  Россия язучыларыны Союзы  Татарстан бүлекчәсенең мактау кәгазе белән бүләкләнде. 
19 февраль көнне  Комсомол  мәктәбендә районның информатика  фәнен  тирәнтен белүче  укытучылар  киңәшмәсе узды. Семинар эшчәнлегендэ мәктәп бик хәзерлекле дәресләр,класстан тыш чаралар күрсәтте. 
20 февраль көнне   администрациянең утырышлар залында  белем  бирү  учрежденияләре җитәкчеләренең    семинары булды.Семинар эшчәнлегендә балалар иҗаты фестивале уздыру һәм  аттестация  нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, соңыннын ир-ат  җитәкчеләрне яныннашып килүче Ватанны Саклаучылар көне белән тәбрик иттеләр.  
20февраль көнне   Борды мәктәбендә районның  чит телләр фәнен  өйрәтүче укытучылар  киңәшмәсе узды. Семинар эшчәнлегендэ  Яр Чаллы шәһәренең М.Вахитов  исемендәге 2-нче Гимназия  укытучысы, комсомол мәктәбендә белем алып чыккан,  Рыбакова Лилия катнашты һәм чыгыш ясады,   Борды мәктәбе укытучысы   Сполохова Ю.Н.   инглиз теле буенча 8 классларда дәрес күрсәтте һәм чара уздырды
 Бүген район Советы халык депутатларының XXVII утырышы узды.Утырыш эшчәнлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ,Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры, район кураторы Азат Хамаев  катнашты.   Муниципаль районның 2013 елдагы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2014 елга бурычлары буенча район башлыгы Васил Хаҗиев чыгыш ясады

20
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
15 февраль  көнне  Биклән мәктәбендә  инглиз теле буенча «The British National Corpus»Бөтенхалык олимпиадасында җиңгән укучыларны тәбрикләү булды . Алар 6 класс укучысы Мустафина Чулпан һәм  10 класс укучысы Зигангирова Аделя ,икесе дә олимпиада да    2 урынны алдылар. Аларны һәм укытучылары  Мубаракшина Алсу апаларын тәбрик итәбез!

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Тукай районы буенча 2013елда  кулланучылар хокукын яклау  буенча 25 эш тикшергән. Бу эш элемтә,кәрәзле телефоннарга бәйле очраклар. Күбеченчә мөрәҗәгатьләр ССС «МТС»,   ООО «Евросеть»,  ССС «Белый ветер» оешмаларына карата  булган.

Тләнче Тамак "Ак чәчәк" балалар бакчасы ата-аналар җыелышына үзләрендә тәрбияләнгән, спорт мастерлыгына кандидат, Россия беренчелегендә көрәш буенча   Алабуга шәһәрендә үткән ярышларда җиңгән Зиганшин Артур Әсхат улын чакырганнар . Ул үзенең чыгышында  ничек нәтиҗәләргә ирешүе,бу эштә әти-әнисенең булышлыгын,шулай ук тренеры Закиров Рамиль Наил улының ярдәмен тоеп яшәве турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International