Бүген район Советы халык депутатларының XXVII утырышы узды.

2014 елның 21 феврале, җомга
Бүген район Советы халык депутатларының XXVII утырышы узды.Утырыш эшчәнлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ,Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры, район кураторы Азат Хамаев, Президент Аппаратының, Дәүләт Советының, Министрлар Кабинетының, министрлыклар һәм ведомстволарның җаваплы хезмәткәрләре , район Советы депутатлары ,хокук саклау органнары җитәкчеләре, бүлек башлыклары, предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча район башлыгы Васил Хаҗиев чыгыш ясады. Ул муниципаль районның 2013 елдагы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды, 2014 елга бурычларга тукталды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International