ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2022 ел
җомга

Атна саен төп азык-төлек продуктларына бәяләр мониторингы күрсәткәнчә, Татарстан Республикасында кулланучылар базарындагы гомуми бәя вәзгыяте түбәндәгечә булды

Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Шамил улы Бариев тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, Сосновый Бор поселогында яшәүче Елена Ивановна Свинухованы 95 яшьлек юбилее белән котлады.


14
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Тантаналар Сараенда тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Тукай районының 2 гаиләсе ана капиталы сертификатына ия булды.


13
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

12 апрель көнне Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре, Кнәз авыл җирлегенең ветераннар һәм инвалидлар Советы  сәхнә ветераны  Хәлимә Салих кызы Насееваны туган көне белән котладылар.

12 апрель көнне Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре Космонавтика көненә багышланган "Йолдызларга юл" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча региональ операторның «ГРИНТ» ҖЧҖ һәм коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре белән үзара хезмәттәшлеген оптимальләштерү максатларында, «Кама аръягы бакчалары» региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә, аларның характеры, структурасы һәм юллары белән бәйле мәсьәләләрне өйрәнү өчен,сораштыру кәгазе эшләнде, ул бакча җәмгыятьләре территориясендә калдыклар белән эш итү системасының факттагы картинасын формалаштыра алачак.

Шулай ук бакчачылык ширкәтләрендә гомуми өлешле милекне рәсмиләштерүне гадиләштерергә  тәкъдим ителәр. 


12
апрель, 2022 ел
сишәмбе

 

       Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, 2022 елның 1 гыйнварыннан инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләр гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка билгеләнә. Пенсия һәм аңа тиешле социаль түләү, шул исәптән социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасы, гражданны инвалид дип тану көненнән алып, инвалидларның Федераль реестры (ФРИ) мәгълүматлары нигезендә билгеләнә. Пенсиягә хокукны раслаучы документларны Пенсия фондына тапшыру зарурлыгы юк. 

 

«Гигант» хуҗалыгында чираттагы авыл хуҗалыгы семинары үтте. Анда район башлыгы Фаил Камаев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәшит Хәбетдинов, авыл хуҗалыгы белгечләре, районның хуҗалык җитәкчеләре һәм фермерлар катнашты.  

“Энергетик” мәдәният сараенда “Тарихта без эзлебез” республика шәҗәрә фестиваленең зона этабы узды. Анда нәкъ менә милли традицияләрне саклап гомер итүче гаиләләр чыгыш ясады. Чулман төбәгеннән килгән җиде район вәкилләре, гаиләләр үзләре белән таныштырдылар. Бу күркәм фестиваль республикабызда дүртенче тапкыр үткәрелсә дә ул үзенең актуаллеге белән елдан –ел үсештә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International