Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Шамил улы Бариев тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, Сосновый Бор поселогында яшәүче Елена Ивановна Свинухованы 95 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау телеграммасы һәм район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Аның белән бергә юбилярны Тукай муниципаль районы ветераннар һәм инвалидлар иҗтимагый оешмасы рәисе Фәйрүзә Фәяз кызы Вазеева, Княз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфатих улы Камалов та котлады. Чын күңелдән алар аңа нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарының һәм якыннарының игътибарын һәм мәхәббәтен теләделәр.
- Тыл хезмәтчәне буларак, сез Бөек Җиңүне якынайтуга зур өлеш керттегез, хезмәтегезгә баш иябез, — дип ассызыклады Илфак Шамил улы.