ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 28 апрелендә иртән һәм көндез урыны белән көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин (Казан шәһәрендә 17 метрга кадәр).
2021 елның 28 апрелендә төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

 

27 апрель көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Тарынчева а.м. һәм Миннекаева Г. и. бүлекчә волонтерлары һәм социаль хезмәт алучылар белән берлектә Тукай районы территориясендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар.

 


26
апрель, 2021 ел
дүшәмбе


Татарстан авыл китапханәсе үзенең яшь укучыларына  да түбәндәгеләрне тәкъдим итте: «Космонавт» күңелле мастер-класс, «Космос» тылсымлы иҗади сәгать, «Китап –йолдызларга юл» исемле китап күргәзмәсе һәм фотозон. Чара бик бай эмоцияләр, иҗади очыш һәм фантазиягә бай булды.

22 апрельдә Тукай районына эшлекле визит белән Саха Республикасы Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Николай Афанасьев, Ветеринария департаменты җитәкчесе Петр Петров, «Туймаада» агрохолдингы АҖ генераль директорының беренче урынбасары Алексей Гуляев килделәр.

 

Чәчүгә төшәр алдыннан туфракны эшкәртүнең никадәр әһәмиятле булуын аграрийлар яхшы белә. Тукай районы басуларында дым каплату тулы куәтенә бара, бүгенге көнгә 27 мең гектар мәйданда туфрак эшкәртелде. Параллель рәвештә көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру да алып барыла. Ә «Р-Агро» ҖЧҖ һәм крестьян-фермер хуҗалыклары иртә сабан культураларын чәчүгә дә керештеләр. 

 

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына, Тукай районы оешуга 45 ел тулуга багышланган «Туган телдә җырлый чишмә» иҗат коллективлары һәм ялгыз башкаручылар смотр-конкурсында 23 авыл җирлегендәге үзешчәннәр, балалар бакчасы һәм мәктәпләр коллективлары, мәдәният йорты каршында эшләп килүче ансамбльләр катнашты. Үткән атнада ике ай буена барган смотр-конкурска йомгак ясалды – гала-концерт Новотроицкое авылы мәдәният йортында үтте. Район җирлекләренннән 1000нән артык мәдәният сөюче кеше 500дән артык концерт номеры белән чыгыш ясады. Барлык җиңүчеләрне район башлыгы Фаил Камаев котлады, бүләкләр тапшырды.

 Быел картлык буенча пенсия алу хокукын бирә торган яшьне арттыру буенча күчеш чоры дәвам итә. Яңа Параметрларга күчү акрынлап бара. Гыйнвар аеннан Яшь тагын бер елга артса да, 2021 елда пенсияләр яңа пенсия яшенә караганда 1,5 елга алдан билгеләнә.
 

Олы Көнгә, ягъни Пасхага бер атна кала керәшеннәр Бәрмәнчек якшәмбесен (Вербное воскресенье) уздыралар,шундый чара Кнәз авыл җирлегендә дә узды

 

«Үзмәшгульлек: куллану инструкциясе» (алга таба – укыту модуле) Федераль салым хезмәте катнашында «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» милли проекты составына керүче «Узмәшгуль гражданнар эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен уңайлы шартлар тудыру «Федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында» МСП «Корпорациясе» АҖ, Федераль салым хезмәте катнашында, үзмәшгуль гражданнар һәм алар булырга теләгән затлар өчен махсус укыту модуле эшләде (алга таба-укыту модуле).

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International