2021 елның 2 апрелендә Тукай районы «Шәфкать"халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары һәм психологлары . «Лекотека» комплекслы индивидуаль-юнәлешле программа кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар өчен “ Без шундый төрле, без шундый шәп!”дигән кумәк дәрес уздырды
Кичә Тукай районына бөтен Россиядән татар авыллары эшкуарлары делегациясе килде. Инде хәбәр итүебезчә, IX Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены уза. Ул өч көн дәвам итә - 31 марттан 2 апрельгә кадәр, аның төп өлеше 1 апрельдә безнең район территориясендә узды.
Тукай муниципаль районы Башкарма комитетында «Экология» милли проекты - балалар карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Районда COVID-19га каршы прививка ясау кампаниясе дәвам итә.
1 апрель көнне Княз мәдәният йортында Халыкара кошлар көненә багышланган «Кошлар – безнең дусларыбыз» акциясе узды. Ул бу җирлектә ел саен яшь кнәзлеләрнең игътибарын күчмә кошлар проблемаларына җәлеп итү максатыннан үткәрелә.
Теләнче-Тамакта авыл тарихына багышлап шәҗәрәләр бәйрәме үтте. Чарага килгән кунакларны татар, башкорт, рус, марый киемнәреннән киенгән кызлар шул халыклар телендә сәламләделәр, бердәм һәм дус-тату яшәүләрен белдерделәр.
Район фермерлары Казанда республикада фермер хәрәкәте оешуның 30 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты. Анда район фермерлар ассоциациясе башлыгы Минталип Миңнеханов, аның кызы – «Бердәмлек» кулланучылар кооперативы рәисе Лилия Гайфуллина, «Ханов Р.Х.» КФХ җитәкчесе Ренат Ханов, аның кызы – «Мусабай» авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Айгөл Ханова чакырылган иде.
2021 елның 2 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән начар метеорологик күренешләр көтелә:
төнлә һәм көндез көньяк - көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр.;
- төнлә һәм иртән томан (Казанда да).
31 март көнне «Энергетик» мәдәният сараенда Тукай районының ике гаиләсенә тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталы сертификатлары тапшырылды.