ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

27 февраль көнне Татарстан Республикасының Икътисад һәм Сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларының"Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру" дигән  уртак йомгаклау коллегиясе узды. Анда Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина катнашты һәм чыгыш ясады.

20 февраль  көнне Бәтке  урта белем бирү мәктәбендә Ватанны Саклаучылар көне уңаеннан   “Строй һәм Җыр смотры” конкурсы узды.  Рәт белән атлау һәм җырлап , көч сынашу «АТЫ-БАТЫ-2018»бәйгесендә бик ансат булмады

  «Беренче адымнар» дип исемләнгән тәбәкара  ачык   фестивальдә  Круглое Поле авыл җирлегендә урнашкан Балалар иҗат мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә актив булды. 

  "Вятский переполох"дип аталган Бөтенроссия  балалар һәм  яшьләр  иҗат фестиваль-конкурсында Район сәнгать мәктәбе укучылары   Лауреат исеменә лаек булдылар,аларны чын күңелдән котлыйбыз!!!  

Лениногорск шәһәрендә грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасы Беренчелегенә үткән ярышта егетләребез уңышлы чыгыш ясады. Тукайлылар төрле авырлык үлчәмендә  ике –  өченче урын алды.

27
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Агымдагы елның 2 мартында, 9.00 сәгатьтә, Тукай муниципаль район  Советының  чираттан тыш утырышы уза.

 

 Татарның бөек лидеры, каһарманы, әдибе, яклаучысы ГАЯЗ ИСХАКЫЙНЫҢ тууына 140 ел. Шул уңайдан Татарстан  поселогы китапханәсендә «Долгое возвращение»дигән китап кургәзмәсе  оештырылды.

Әгәр сез түләүләрне интернет аша түгел, ә,гадәттәгечә, почта бүлекчәләрендә яки банк аша башкарасыз икән, кайбер күңелсезлекләрдән котылу өчен квитанцияләрне берникадәр вакыт сакларга киңәш итәбез.

 

26 февраль көнне   Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының   экогогия  һәм тәбигатьне саклау  комитеты  түгәрәк өстәл артында «О реализации мероприятий, направленных на сохранение и предотвращение загрязнения реки Волги»дигән темага сөйләшү уздырды.  Анда   РФ Дәүләт Думасы депутаты,  икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина катнашты һәм чыгыш ясады.

Россия Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, 27 февраль көнне аязучан болытлы һава торышы күзәтеләчәк. Урыны белән көчле кар, аерым районнарда буран вәгъдә итә синоптиклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International