«Кызыл тюльпан»акциясе кысаларында Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре укучылар белән берлектә сугышчы- интернационалистларның эти-әниләре янында булдылар .
...2011 елдан бирле 15 февраль интернационалист-сугышчыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнгә багышлап, Кенәз авыл җирлегендә "Кызыл тюльпан" дигән акцияне йомгаклап"Ватанның лаеклы уллары!" дигән митинг уздырылды
Россия ислам институты татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көне уңаеннан конкурс игълан итә. Бәйгедә Татарстан дини уку йортлары шәкертләре катнаша ала, дип хәбәр итә Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Агымдагы елның 1 гыйнварынна декларация кампаниясе старт алды. Әгәр дә сез узган елда өстәмә керем алгансыз икән, салым органына керемнәр турында 3-НДФЛ формасында декларация тапшырырга онытмагыз.
Узган атна азагында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында «Гаилә терлекчелк фермаларын үстерү», «Яшь фермерларга ярдәм», «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программалары мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмәне Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Авыл территорияләрен үстерү департаменты директоры Владимир Свеженец үткәрде.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында “Алтын каләм” (“Золотое перо”) конкурсы башлануын хәбәр итә.
2017 елның 10 аgреленнән 14 апреленә хәтле Сочиның медиаүзәгендә III Бөтенроссия хезмәтне саклау атналыгы узачак.
Оешма һәм предприятиеләрдә хезмәт шартлары куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан 18 -22 февральгә чаклы Республикада "Биеклек. Хезмәтне саклау -2017" бәйгесе узачак