Кенәз авыл җирлегендә "Ватанның лаеклы уллары!" дигән митинг уздырылды

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

Интернационалист-сугышчыларның батырлыклары турында оныту һич мөмкин түгел.
 
...2011 елдан бирле 15   февраль  интернационалист-сугышчыларны искә алу  көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнгә багышлап, Кенәз авыл җирлегендә   "Кызыл   тюльпан" дигән акцияне йомгаклап"Ватанның  лаеклы уллары!" дигән   митинг уздырылды. Җиңү паркында  локаль каршылыкларда һәм сугышларда  һәлак булган сугышчыларга куелган һәйкәл янына  җыелучылар Туган илләреннән читтә кө-рәшкән  барлык ватандашларны бер минут тынлык белән искә алдылар.   Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар,укучылар  һәйкәл янына чәчәк бәйләмнәре куйдылар

 Митингта ветераннар,  авыл җирлеге халкы,укучылар ,  хәрби һәм  сугышчан   хәрәкәтләрдә катнашканнар,  хәрби хезмәтләрен үтәгәндә  башларын салган солдатларның ата-аналары, район  инвалидлар һәм ветераннар Советы рәисе Галимҗан Зарипов,авыл җирлеге башлыгы  Тамара   Белова,   Район хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов.,КФХ җитәкчесе  Тагир   Харматуллин, авыл җирлеге инвалидлар оешмасы җитәкчесе  Александр     Волков катнаштылар һәм чыгыш ясадылар,соныннан катнашучылар  «Патриот»музеенда булдылар

 

  Тамара  Тузеева - мәдәният йорты директоры

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International