Республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 2017 ел уңышы өчен минераль ашламалар алалар. Минераль ашламаларны иң күп туплаган районнар арасында Тукай районы да бар ,бу күрсәткеч районда гектарга 49,1 кг тәшкил итә
Казан шәһәренең Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XVII съезды узды.
Бүгенге көндә Татарстанда 355 мең баш сарык исәпләнә, авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм КФХларда – 58,1 мең баш, (2015 елга карата 110%), шәхси хуҗалыкларда – 297 мең баш, шул исәптән Тукай районы «Миҗнехуҗина М.Н.» КФХсында – 803 баш
Районда Өстәмә белем бирү укытучылары арасында “Йөрәгемне балаларга бирәм” исемле республика конкурсының муниципаль туры узды
Борды мәктәбендә класс җитәкчесенең иҗади эшчәнлегенә бәя бирү, аның абруен күтәрү, алдынгы тәҗрибәне өйрәнү, мөгаллимнәрнең педагогик осталыгын арттыру максатыннан, районыбызда «Ел класс җитәкчесе - 2017» бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә I - XI сыйныфларда эшләүче класс җитәкчеләре катнашты
4 февральдә Чаллыда өлкән яшьтәге шәһәрдәшләр арасында VII шәһәр шахмат-шашка турнирына старт бирелә,ул Татарстан Республикасында ветеран хәрәкәте оешуга 30 ел тулу уңаеннан уздырыла
Агымдагы елның гыйнвар аенда Тукай районы буенча Гражданлык хәлләрен теркәү бүлегендә(ЗАГС) 25 сабыйның дөньяга килүе теркәлгән,шуларның 15 кыз бала
31 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең 78 санлы гимназиясендә "Ел укытучысы-2017" бәйгесенең зона этабы булып узды. Анда Кече шилнә мәктәбеннән Гузәл Михайлова , Мәләкәс мәктәбеннән Юрий Васильев Биклән мәктәбеннән Дмитрий Корчагин ( «Педагогический дебют»номинацясе) . Аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
Күптән түгел Кнәз авылының мәктәп базасында «Ин яхшы әйдаман – 2017» республика конкурсының муниципаль этап финал өлеше үтте. Анда барысы бергә төрле авыллардан булган 11 укучы бала катнашты.