ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2016 ел
дүшәмбе

Бөек Жинунен 71 еллыгы унаеннан, "Яшел Россия" гомумроссия экологик ижтимагый хәрәкэте тарафыннан ил территориясендэ "Жину урманы" бөтен россия акциясе иглан ителде.  Барлыгы 200 төп агач Кенәз авыл җирлегендә дә  утыртылды.


13
май, 2016 ел
җомга

13 май көненә Тукай районында язгы кыш эшләре буенча белешмә

Басуларда беренче культуралар тишелә башлады

Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинглар районның һәр авыл җирлегендә тантаналы төстә үтте, ветераннарга тиешле хөрмәт күрсәтелде. Эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгы оешмалары, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм башка иганәчеләр бәйрәмне үткәрүгә үзләреннән зур ярдәм күрсәттеләр. ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаров та бәйрәмгә әзерлек чараларыннан читтә калмады. Аның ярдәме белән сугышта катнашкан барлык ветераннарга ТР Дәүләт Советы исеменнән азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Районга һәрдаим булышып торучы депутат бәйрәм чараларын уздыру өчен ветераннар советына да хәйрия ярдәме күрсәтте.

Яр Чаллы шәһәрендә  Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы митингта тыл ветераны,"Якты юл" газетасы   журналисты  Мөхәметшин  Хамит абый Нәҗип улы да  катнашты,ул шулай ук быел Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71еллыгына багышланган бәйрәм чараларында да  катнашты.

СМП-Нефтегаз”каршында эшләп килүче  "Яз" хәйрия фонды  оешмасы сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен  2нче тапкыр төбәкара  фестиваль уздыра ,ул Гала концерт белән тәмамланачак 

7 нче май көнне Яр Чаллы шәһәрендә Бөтендөнья Халыкара Гаилә көненә багышлап юбилярлар парады булып узды. Бу шатлыклы, бәхетле көндә, тантанада Тукай районында гомер итүче 2 пар да катнашты. Алар Борды авылында 56 ел   бергә гомер кичерүче Петр Никитович  белән  Анна Петровна Захаровлар һәм    52 ел бергә  пар канатлар булып яшәүче Мансур Шәрәфи улы белән    Фәйрүзә Сәгыйр  кызы  Мифтаховлар

Балаларга һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш бирү максатыннан районда “Һөнәрләр парады” узды. Анда Новотрицкое  мәктәбенең 5 класс укучылары агитбригадасы тракторист һөнәрен тәгъдим итте.

  Мәләкәс  авылы мәктәбендә Янгын куркынычсызлыгы дәресләре    үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International