ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2016 ел
җомга

"Язгы изгелек атнасы -яхшы эшләр эстафетасы " акциясе кысаларында «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль хезмэткэре Закирова Кадрия  Фаисовна,район ветераннар советы рэисе Галимжан Саетжанович Зарипов  белэн берлектэ Бэек Ватан сугышында катнашкан Главнов  Петр  Иванович,тыл  ветераны Главнова Екатерина  Федоровна янында булдылар

"Язгы изгелек атнасы -яхшы эшләр эстафетасы " акциясе кысаларында  Теләнче- Тамак картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр ветераннарның  "Балкыш" иҗат фестивалендә катнаштылар


21
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

"Язгы изгелек атнасы -яхшы эшләр эстафетасы " акциясе кысаларында Теләнче-Тамак картлар һәм инвалидлар йортына иерей Александр килде, картлар белән  әңгәмә корды,дин йолалары уздырды.

 Донорлар көне уңаеннан канны бирүчеләр рәтендә Тукай районы халкы һәм  район администрация кешеләре  дә  бар иде.  

Чаллы шәһәренең М.Җәлил исемендәге Үзәк китапханәсендә бишенче тапкыр узган  "Шигъри тамчы" дигән  шигырь уку  бәйгесендә Кече Шилнә мәктәбенең 5 сыйныф укучылары Сафина Гөлназ  1 нче  дәрәҗә диплом иясе булды.   

Кече Шилнә мәктәбендэ   «Самостоятельные дети» отряды әгъзалары   яшүсмерләр белән сәламәт яшәү рәвеше, наркотикларның зыяны турында Наркотикларга: "Юк!"  дигән сораштыру уздырды ,әңгәмә алып барды 

Бөек Җиңүнең 71еллыгына багышланган барлык оештырылган чаралар арасында "Үлемсез полк" ("Бессмертный полк") акциясе иң эчкерсез һәм әхлакый булып тора, мөгаен.  Сине дә ,хөрмәтле райондаш , сугышта катнашып, ләкин Җиңүнең 71-еллыгы бәйрәменә кадәр яшәп җитә алмаган ветераннарның -   туганнарының фотоларын тотып, бу акциядә катнашырга көтеп калабыз!

23 апрель көнне "Бөек Ватан сугышы" тарихын белүне тикшерү максатынннан Бөтенроссия күләм акция узачак. сайте www.кдгр.рф


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International