Кенәз мәдәният йорты, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар советы, «Родина» патриотик тәрбия клубы әгъзалары,"Волонтер" клубы , яшьләр «Без хәтерлибез!» «Без горурланабыз!» акциясе,"Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы» атналыгы кысаларында патриотик чара «Георгий тасмалары" тараттылар
Хәзергесе көнгә (19.04.2016ел) Тукай муниципаль районы буенча Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар турында белешмә.
Сугыштан кайтып исән -сау гомер итүче ветераннар саны-33 кеше,тыл һәм хезмәт ветераннары-734 кеше, тыл калган хатын-кызларыбыз -36 кеше
Татарстан поселогы китапханәсендә Кенәз мәктәбенең 1 класс укучылары өчен"Укы,Эшлә,Бүлеш.Үзгәр"дигән чакыру астында "Изгелек эшлэ!" акция уздырдылар .
«Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәген хезмәткәрләре ОАО РИТЭК, программасы кысаларында отып алган «Без хәтерлибез!»проекты нигезендә һәм "Изгелек кыл" акциясе кысаларында балигъ булмаганнар арасында «День доброго кино» дигән чара уздырдылар
Тукай районы башкарма комитетының архив бүлеге райондашларны, укучылар, әти-әниләре туып-үскән, әби-бабалары яшәгән авылларның тарихын өйрәнү, музейга мәгълүматлар туплау,хәтирәләр беләр уртаклашкан язмалар булдыру, Һәр авылның табигате,тарихы, күренекле кешеләре, гаҗәеп табигате турында бай эчтәлекле иҗат эшләре тупларга чакыра . Матур тормыш мизгелләре төшерелгән фотолар,кешеләрнең уңышлары,аларның дәрәҗәле бүләкләрен фотога төшереп ,туплап мәктәп музейларына һәм шулай ук район архив бүленә тапшыруны көтеп кала.Тарихны өйрәнмичә, үткәнне белмичә, хәзерге тормышны аңлап, яңаны төзеп булмый. Чөнки бүгенге тормыш – меңнәрчә елларның җимеше, нәтиҗәсе ул.
“Язның изге атнасы – изге эшләр эстафетасы” кысаларында 19 апрель көнне Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Волонтёр» клубы членнары белән берлектә тыл ветераны,озакламый 90яшен тутыручы Шиһапова Әминә Миргали кызы янында булдылар,
Теләнче -Тамак мәктәбе "Оста куллар" балалар оешмасында шөгелләнүче укучылар “Язның изге атнасы – изге эшләр эстафетасы” кысаларында "Тукай районы картлар һәм инвалидлар йорты"нда булдылар . "Рәхмәт сина,изге кеше" дигән девиз астында арттерапия дәресе уздырдылар
Иштирәк авылыннан Гарифуллина Динара Рамил кызы “Татар кызы-таң йолдызы” -7 нче региональ бәйгедә катнашып 11 кыз арасыннан 2 нче урынга лаек булды. Зур сәхнәләргә чыгып көчле кызлар белән ярышып урын ала алу-Динара өчен зур бәхет . Алга таба да аңа зур уңышлар теләп калабыз!