Яр Чаллы шәһәрендә пенсионерларның VI республикакүләм “Өченче буын” Спартакиадасының беренче этабы үтт.Өстәл теннисы буенча ярышларны физкультура һәм спорт идарәсе, “Россия пенсионерлары Берлеге” җәмәгать оешмасы,пенсия фонды идәрәсе белән берлектә «Заря»яшүсмерләр мәктәбендә уздырдылар .
Бүген район башлыгы Васил Хаҗиев хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы белгечләре белән очрашты( “Чаллы яшелчәсе” ҖЧҖ,“Тукай азык-төлек корпорациясе” ҖЧҖ,“Биклән” ҖК,“Сәйдәшев ис.” АХП ҖЧҖ,“Ирек” ҖК),алар белән авыл хуҗалыгы үсеше турында фикер алышынды,терлекчелек һәм яшелчәчелек өлкәсендәге сорауларга тукталды. Бүгенгесе көндә хуҗалыкларда язгы кыр эшләре башланды. Агрофирмасы хуҗалыкларында күпьеллык үләннәрне тукландыру алып барыла-ул 4,0 мең .га(91%), уҗым культуралары тукландыру-6,9 мең. гектарда(55%) башкарылган . Тукай районы терлекчеләре тәүлеккә73,8 тонна сөт савып алалар,бер сыерга 13,1 килограммны тәэшкил итә.
Кенәз авыл җирлегендә “Язгы игелек атнасы“ #Игелекле ТАТАРСТАН акциясе уза
12 апрель көнне Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре Чыршылы авылының хөрмәтле кешесе, хезмәт ветераны,сәхнә остасы Хәлимә Сәлих кызын туган көне белән котларга бардылар
22нче апрельдә Татарстан Милли музее Россия күләмендә үтә торган “Китапханә төне-2016” чарасына кушыла. Бу көндә китапханәләр, китап кибетләре, музейлар һәм арт киңлекләр төнгә кадәр эшлиләр.
Иштирәктән Динара Гарифуллина“Татар кызы – таң йолдызы-2016 ” бәйгесендә 2 нче урында
Патриотик акция «Без хәтерлибез!Без горурланабыз!»
«Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә 18 апрель көнне "Язнең изгелек атнасы" дигән акция кысаларында коллективта җыелыш узды. Алар изгелек эшләр эстафетасы планнары белән таныштылар, эш алымнары билгеләделәр
Республикада ел башында авыл җирендәге иң яхшы мәдәният үзәкләре дигән конкурс игълан ителгән иде.Бу бәйгедә районнан "Гиндикуш" музееда катнашты һәм "Авыл җирлегендәге иң яхшы музей-2016 "номинациясендә җинеп 100 000 сум күләмендә акчалата грант алуга иреште. Котлыйбыз!